Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанда яшәүче ирне дәүләткә хыянәт, шәһәрнең саклану-сәнәгать комплексы объектларында диверсияләр әзерләү һәм шартлаткыч матдәләрнең канунсыз әйләнешендә гаепләп, 24 елга ирегеннән мәхрүм итте. Мөддәтнең беренче 5 елын ул төрмәдә, калганын — кырыс тәртипле төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Бу хакта мәхкәмә матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәхкәмә ачыклаганча, 2023–2024 елларда эш фигуранты шымчылык белән шөгыльләнгән һәм Русия иминлегенә каршы эш итүче чит ил оешмасына ярдәм күрсәткән (Русия Җинаять кодексының 275 маддәсе). Шулай ук ул диверсияләр башкару өчен ике укриан яклы төркем мәнфәгатьләрендә әзерлек узган (281.2 маддә). Украина мәнфәгатьләрендә Казанның саклану-сәнәгать комплексы объектларында шартлатулар һәм ут төртүләр әзерләгән, канунсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр саклаган; алар соңыннан алынган. Бу гамәлләр 281 һәм 222.1 маддәләр нигезендә квалификацияләнгән.
"Кылган җинаятьләр җыелмасы нигезендә <…> 24 елга ирегеннән мәхрүм ителде, шуның 5 елын төрмәдә, калганын кырыс тәртипле төзәтү колониясендә уздырачак. Шулай ук <…> өстәмә рәвештә ирекне чикләү һәм штраф җәзалары билгеләнде", — диелә хәбәрдә.
- "Беренче бүлек" ("Первый отдел") хокук яклау проекты мәгълүматларына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышы чорында Русия мәхкәмәләре дәүләткә хыянәт һәм шымчылык маддәләре нигезендә меңнән артык хөкем карары чыгарган. 2025 елга шундый 468 карар туры килә. Бу 1997 елдан бирле иң зур сан. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, сугыш башланганнан бирле дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы маддәләр Русиядә сәяси репрессияләрнең төп коралының берсенә әверелгән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз