Татарстанда өч елда яшь укытучыларның 32 проценты мәктәпләрдән киткән. Бу хакта Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан Иҗтимагый пулатында репсбулика мәгариф һәм фән министрлыгы максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында әйткән.
"Шәһәр мәктәпләрендә физика, математика, рус теле һәм әдәбияты, химия, биология укытучылары җитми. Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән. Бу - фаҗига. Кадрлар китмәсен өчен, җитди ярдәм чаралары кертелде", дигән ул.
Республика мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, узган уку елы белән чагыштырганда кадрларга кытлык проблемасы бераз яхшырса да, квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасы әле һаман да зур. Аның сүзләренчә, агымдагы уку елы башына 2,7 мең педагогик хезмәткәргә ихтыяҗ булган, шул исәптән 1,4 мең укытучы һәм 611 тәрбияче җитми. Узган уку елында исә 2 меңнән артык укытучы һәм 800дән артык тәрбияче җитмәгән.
Аеруча башлангыч сыйныф, рус теле, математика, физика, чит теле, информатика укытучыларына ихтыяҗ кискен.
Русия мәгариф министрлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елда мәктәпләрдән 193,5 мең укытучы эштән киткән. Бу - 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч. 2017 елда 141,8 мең укытучы эшеннән киткән булган. Димәк, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан.
2017 ел белән чагыштырганда былтыр Татарстанда 3,3 процентка, Башкортстанда исә 45,5 процентка күбрәк укытучы мәктәптән киткән.
- Мәгариф министрлыгы педагог һөнәреннән китүнең сәбәпләрен әйтми, әмма социаль челтәрләрдә укытучылар ешрак түбән хезмәт хакларына һәм эшнең артык күп булуына зарлана, шул исәптән дәрес үткәрү белән турыдан-туры бәйле булмаган эшләрнең дә.
- Моннан тыш Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң укытучыларны патриотик һәм пропаганда чаралары уздыруга еш җәлеп итә башладылар, ә дәүләт сәясәте белән килешмәүчеләрне эштән җибәрәләр.
- Күптән түгел Башкортстанда ОБЖ һәм хезмәт дәресләре укытучылары җитмәве билгеле булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!