Доналд Трамп: Иран хакиме Хаменеи һәлак булган

Иран югары хакиме аятулла Али Хаменеи

Хаменеиның үлеме турында халыкара медиа да язды, ләкин Иранның Fars дәүләт агентлыгы Трампның Хаменеи үлеме турындагы сүзләрен нигезсез белдерү дип атады.

Доналд Трамп Truth социаль челтәрендә Иранның югары рухи лидеры аятулла Али Хаменеиның һәлак булуы турында язды.

"Тарихтагы иң явыз кешеләрнең берсе – Хаменеи – үлде. Бу гаделлек Иран халкы өчен генә түгел, Хаменеи һәм аның канкойгыч бандасы тарафыннан үтерелгән яки гарипләнгән бөек американнар һәм дөньяның күп илләрендәге кешеләр өчен дә. Ул безнең күзләү һәм югары технологияле күзәтү системнарыннан качып кала алмады, һәм Израил белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, без аңа да, аның белән бергә һәлак булган башка лидерларга да бер генә шанс та калдырмадык", дип язды АКШ президенты.

28 февраль кичендә берничә мәгълүмат чарасы, шул исәптән Reuters, үзләренең Израил җитәкчелегендәге чыганакларына таянып, Хаменеи шимбә Израил һөҗүмнәре нәтиҗәсендә үтерелгән дип фаразлануын хәбәр итте.

Reuters бу хакта Израил җитәкчелегендәге югары дәрәҗәле вәкилгә сылтама белән яза.

Axios журналисты Барак Равид, үз мәгълүматларына таянып, Хаменеиның гәүдәсе җимерекләр астыннан табылуы турында Израилнең АКШтагы илчесе хәбәр итте дип яза.

Иранның Fars дәүләт агентлыгы Трампның Хаменеи үлеме турындагы сүзләрен нигезсез белдерү дип атады.

Израиль шимбә көнне Иранда Хаменеи резиденциясенә һөҗүм ясады, бина җимерелде. Әмма кайбер хәбәрләргә караганда, ул вакытта Хаменеи бинада булмаган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз