Израил Тәһрандагы нефть саклагычларына һөҗүм ясаган. Израил чыганагы Reuters агентлыгына белдерүенчә, әлеге ягулык корал җитештерү һәм аны эшләү өчен, шулай ук хәрби базалар эшчәнлеген тәэмин итү өчен кулланылган.
National Iranian Oil Company хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр нәтиҗәсендә оешманың дүрт хезмәткәре һәлак булган. Ширкәттә шулай ук "гадел һәм тотрыклы тәэмин итүне тәэмин итү өчен" кайбер районнарда ягулыкка вакытлыча чикләүләр кертеләчәген белдергәннәр.
Кызыл ярымай Иран җәмгыяте хәбәр итүенчә, нефть саклагычларындагы шартлаулар күп күләмдә агулы углеводород кушылмалары, күкерт һәм азот оксидлары таралуга китергән. Белгечләр моның кислоталы яңгырлар китереп чыгаруы ихтимал булуын да искәртә.
Баш фатиры АКШта урнашкан HRANA бәйсез хокук яклау оешмасы хәбәр итүенчә, Иранда АКШ-Израиль чарасы башланганнан бирле тыныч халык арасыннан 1205 кеше һәлак булган. Аларның ким дигәндә 194е - балалар.
Ynet басмасы чыганакларга сылтама белән язуынча, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Иран җирлегенә беренче һөҗүм ясаган. Максат итеп суны төчеләндерү заводы алынган дип әйтелә.
Шул ук вакытта The Jerusalem Postка биргән аңлатмасында Берләшкән Гарәп Әмирлегенең югары дәрәҗәдәге вәкиле бу мәгълүматны кире какты. Басма мәгълүматына караганда, әгәр Гарәп Әмирлекләре сугышка кушылырга ниятләгән булса, алар һәдәф итеп хәрби корылманы сайлар иде.
Израил шулай ук Лүбнәннең (Ливан) көньягына һәм Бәйрутка да һөҗүмнәр ясаган. Reuters язуынча, башкаладагы "Рамада" кунакханәсенә һөҗүм ителгән.
Израил саклану армиясе белдерүенчә, һөҗүмнәрнең максаты — Лүбнәндагы "Кудс" көчләре корпусының баш командирлары булган. Бу бүлекчә Ислам инкыйлабы сакчылары корпусына керә.
Якшәмбе көнне Лүбнән сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, соңгы атнада Израилнең һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 394 кешегә җиткән.
Иран якшәмбе көнне Кувәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйн җирлегенә һөҗүмнәр ясаган.
Кувәйтта дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Дәүләт социаль тәэминат идарәсе карамагындагы бинада янгын чыккан. Илнең эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, оешманың ике хезмәткәре "хезмәт бурычын үтәгәндә" һәлак булган.
АКШ һәм Израилнең Иранга каршы хәрби чарасы 28 февральдә башланды. Һөҗүмнәр нәтиҗәсендә илнең югары рухание аятулла Али Хаменеи үтерелде, шулай ук Иранның хәрби һәм атом корылмаларына зыян китерелде.
Җавап итеп, Иран АКШ хәрби базаларына һәм Вашингтон беректәшләре инфраструктурасына һөҗүмнәр ясады.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!