Татарстан милли музее татар телендә экскурсияләр оештыруны җайга салмакчы

Татарстан башкаласында экскурсия, архив фотосы

Беренче чиратта, татар экскурсияләренә ихтыяҗ татар гимназияләре, урыс-татар мәктәпләре укучыларында бар, ди Милли музей мөдире.

Татарстан Милли музее филиалларында татар телендә экскурсияләр оештыру эшен системга салу нияте бар. Бу хакта "Татар-информ"га биргән әңгәмәсендә музей мөдире Айрат Фәйзрахманов белдерде.

Ул Салих Сәйдәшев музеенда экскурсияләрнең күбесенчә татарча узуын искәртте, бу музейга яшьләрнең актив йөрүенә игътибар итте. Шул ук вакытта, Фәйзрахманов татар телендә узучы экскурсияләрнең аз булуын таныды.

— Милли музей дистәдән артык мондый продукт тәкъдим итә ала. Без музейларда татар телендә экскурсияләрне системга салырга һәм аларны даими рәвештә тәкъдим итәргә телибез, — диде ул.

Музей мөдире сүзләренчә, беренче чиратта, мондый ихтыяҗ татар гимназияләре, урыс-татар мәктәпләре укучыларында бар. Чиреккә бер тапкыр татар гимназиясе укучысы сыйныфы белән музейга барырга һәм экскурсияне татар телендә ишетә алырга тиеш, ди ул.

Башка планнар арасында Фәйзрахманов татарның борынгы тарихын күбрәк күрсәтүне дә атады. Аерым алганда, теләкләр арасында ул татарга багышланган тулы этнографик зал кирәклеген әйтте, бүгенге көндә этнографик өлешләр төп экспозициягә кертелгән, ди ул. Мордва, каратайлар, керәшен татарлары, себер һәм әстерхан татарлары тарихын да чагылдырасы килә, ди музей мөдире.

Музейда бай дини колекцияне дә күрсәтү кирәк, дип саный ул. Алар арасында ул бай шамаилләр җыелмасын, бизәнү әйберләрен атады. Моннан тыш музейда бай правослау коллекция барлыгын да искәртте Фәйзрахманов.

  • 2025 ел ахырында Татарстан милли музее мөдире булып Айрат Фәйзрахманов билгеләнде. Моңарчы ул Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеген җитәкләде.
  • Фәйзрахманов – тарих фәннәре кандидаты, озак еллар дәвамында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булды. Форумның "Акыл факбрикасы", "Ачык университет" кебек проектларын башлап җибәрде. Татар тарихын популярлаштыруда актив катнашучы җәмәгать эшлеклесе.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!