9 мартта Испания полициясе Майорка утравындагы берничә виллада тентү үткәргән. Алар "Русия боралаклары" холдингы башлыгы Николай Колесов милке булырга мөмкин. Бу хакта El Pais басмасы үз чыганакларына таянып хәбәр итә.
Басма мәгълүматына караганда, тикшерү җирле вакыт белән якынча 13:00 тирәсендә башланган. Шул вакытта дистәләгән полиция хезмәткәре Майорканың көньягындагы Кальвия муниципалитетында урнашкан ике виллага килгән.
Әлеге виллалар Николай Колесовның улы Алексей Колесов исеменә рәсмиләштерелгән. Ул аларның хуҗасы булып 2024 елда, дүрт яшь чагында, теркәлгән.
Тентүләрнең башка нечкәлекләре турында El Paisның полициядәге чыганаклары мәгълүмат бирүдән баш тарткан.
Колесов 90нчы елларда Казанда "Элекон" ширкәтен җитәкләде. 2007-2008 елларны Колесов Амур өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнә. Аннары Путин аны "Ростех" җитәкчесе итеп куя. 2009 елны ул "Радиоэлектрон технологияләр" концерны белән җитәкчелек итә башлый. 2021 елны "Русия боралаклары" холдингына билгеләнә.
"Русия боралаклары" холдингына конструкторлык бюролары, боралак заводлары, шул исәптән Казан боралак ширкәте, комплектлау эшләнмәләрен җитештерү, төзәтү һәм хезмәт күрсәтү оешмалары, очкычларны төзәтү заводлары һәм сервис ширкәтләре керә. "Русия боралаклары"ның баш офисы Мәскәүдә урнашкан.
Колесовның Испаниядәге күчемсез милке турында ФБК зу тикшерү чыгарды. Андагы мәгълүматларга күрә Колесов виллалар, сарайлар, очкычлар вә боралакларны үзенең балалары, апасы һәм элекке хатынына яздырган.
Аерым алганда 2022 елның маенда Колесовның дүрт яшьлек кызы Николь Пальма-де-Майоркада 1200 квадрат метрлы йорт "алган". Аның базар бәясе биш миллион евро дип исәпләнә. Улы Алексей 2024 елны өч йорт алган. Аларның бәясе ун миллион евро диелә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!