Дубайда Иранның һөҗүмнәре аркасында Сабантуй булмаячак

Дубай

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә татар бәйрәме 4 апрельгә билгеләнгән иде. Иранның дроннар һөҗүме аркасында Сабантуй булмаячак.

Дубайда 4 апрельдә узарга тиешле Сабантуй бәйрәме узмаячак. Бу хакта бәйрәмне оештыручылар Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. "Сабантуй вакыты кичектерелә. Безгә моны хәбәр итү кызганыч, әмма бәйрәм безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында булмый. Кайчан узачагы турында тиздән хәбәр бирербез", диелгән Sabantuy.Dubai сәхифәсендә.

Дубайдагы Сабантуйга быел 5 мең кунак килер дип планлаштырылды. Ул шәһәрнең Safa Park җирендә узарга тиеш иде. Оештыручылар сәбәпләрен "тышкы факторлар" дип атаган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ун көн инде Ираннан җибәрелгән дроннар куркынычы астында яши. Күрәсең, дәүләт, шәһәр хакимияте зур чараларны тыйган.

8 февральдә Дубай татарлары пикникка җыелды, анда Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты башлыгы Данис Шакиров та катнашкан иде. Бу җыенда сүз 4 апрельдә узачак Сабантуйга әзерлек турында да барды. Биредә 5 мең кешене җыю максаты куелган иде.

Узган елны Дубай Сабантуенда чама белән 4500 кеше күңел ачкан иде. Ул алты сәгать буена барды, кич татар дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәм гадәттә урысча-татарча барды.

Дубайдагы Сабантуй читтә Татарстан хакимияте белән берлектә уздырылган иң зур бәйрәм булып калды. Моннан тыш Төркиянең Госмания авылында Сабантуй уза, ул Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла. Әмма зур колач белән җәелеп, күп кешене җыя алган бәйрәм соңгы елларда Дубайда уза.

Дубайдагы Сабантуныйның оештыручылары —Дөнья татар конгрессы, Казандагы "Туган авылым" ресторан комплексы, гарәп илләрендәге татарлар альянсы.

Русия Украинага каршы баскын сугыш алып бара башлагач, Татарстанга чит илләрдә Сабантуйларны оештыру кыенлашты. Сугышка кадәр Татарстанның Мәдәният министрлыгы көнбатыш илләргә җырчыларын юллый иде, бу хәл 2022 елда бетте. Шулай да кайбер илләрдә, мәсәлән, Германиядәге Берлин, Бонн шәһәрләрендәге Сабантуйларны "Русский дом" белән берлектә яки Русиянең илчелек, консуллыклары белән уза. Үткән елны Монреаль шәһәрендәге Сабантуйга Татарстан җырчысы Алсу Әбелханова килгән иде, ул бәйрәмгә Татарстан ярдәм иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!