Русиядә "Крокус"тагы терактта гаепләнгән 19 кешенең 15е гомерлеккә иректән мәхрүм ителде

Шамсидин Фаридуни Басманный район мәхкәмәсендә

Тагын дүрт кешегә 19 елдан 22 елга кадәр төрмә җәзасы чыгарылды

Икенче Көнбатыш бүлгесе хәрби мәхкәмәсе 2024 елның 22 мартында Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" концерт залында булган терактта гаепләнгән 19 кешенең барысына да хөкем карары чыгарды.

Далержон Мирзоев, Саидакрами Рачабализода, Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридуни гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Тикшерү аларны "Ислам дәүләте"нең "Хорасан вилаяте" әфган бүлгесе әгъзалары һәм терактны турыдан-туры башкаручылар дип саный.

Шулай ук Шахромҗон Гадоев, Зөбәйдулло Исмоилов, Хөсәин Хәмидов, Мөхәммәт Шәрипзоду, Якубҗон Йосыфзоду, Назримад Лутфуллои, Җумахона Курбонов, Хусен Медов, Җабраил Аушев, Өметҗон һәм Мөстәкыйм Солиевлар да гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Теракт кылучыларга арендага фатир биргән Алишер Касыймов 22,5 елга, машина сатучы Диләвәр Исломов, аның әтисе Исроил һәм абыйсы Әминчон 19 ел да 11 айга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Тумышы белән Кыргызстаннан булган Касыймов 2014 елны Кыргызстан ватандашлыгыннан баш тартып Русиянекен алган. Әлеге кешеләр белән ул "Авито" аша танышкан. Аларның планнары турында белмәгән.

  • 2024 елның 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концерт залына билгесез кешеләр төркеме бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. Бу вакытта "Пикник" рок-төркеменең концерты булырга тиеш иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, нәтиҗәдә 149 кеше һәлак булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!