Казан студентларына Украина сугышы турындагы күргәзмәгә барган өчен бонуслар вәгъдә ителә

Иллюстратив фото

Күргәзмә 21 мартка кадәр дәвам итәчәк

Казан студентларына Украина сугышы турында күргәзмәгә барган өчен бонуслар вәгъдә итәләр

Бу игълан Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты Telegram-каналында урнаштырылган.

Студентларга күргәзмәгә, ягъни "хәзерге вакыйгаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк мөһим чарага" барган өчен "рейтингка 3 балл яки Dobro.ru сайтындагы волонтер көндәлегенә 3 сәгать" биреләчәге әйтелә.

Соңгы очракта бу балларны бүләкләргә алыштырырга яки грантлар алганда кулланырга мөмкин.

"Знание. Герои" күргәзмәсе 19 февральдән эшли. Анда "махсус операция" 33 солдат һәм офицер язмышы аша күрсәтелә.

  • Элегрәк "Русия – минем тарих" дип аталган тарихи паркта "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә эшләде.
  • Моңа кадәр "НАТО. Рәхимсезлек хроникасы" дигәне узган иде.
  • Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына дүрт ел тулды. Шушы бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 8000, Башкортстаннан кимендә 9200 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!