Уфа шәһәренең төньяк сәнәгать зонасында, төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урында, яңа янгын теркәлгән. ASTRA язуынча, 22 март иртәсендә җирле һава аланы ябылды һәм дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.
Чикләүләр кертелгәннән соң күп тә үтми, социаль челтәрләрдә һәм украин Telegram-каналларында шәһәр эчендә чыккан янгын күренешләре төшерелгән кадрлар тарала башлады.
ASTRA-ның проекты булган OSINT-анализ мәгълүматларына караганда, янгын Уфа шәһәренең Төньяк сәнәгать зонасы территориясендә барлыкка килгән. Аналитиклар шаһитлар төшергән фотоларны өйрәнгән, алар, аерым алганда, Exilenova+ каналы тарафыннан да бастырылган. Фотолар гадәттән тыш хәл урыныннан якынча 10 чакрым ераклыкта дип фаразланган - Российская урамыннан төшерелгән.
Бу районда Башнефть ширкәтенең (ул Роснефть структурасына керә) өч төп бүлеге урнашкан: Башнефть-Уфанефтехим, Башнефть-Новойл һәм Уфа нефть эшкәртү ширкәте биләмәсендә (Башнефть-УНПЗ). Әлеге ширкәтләр бер-берсенә бик якын урнашкан. Башкортстан рәсми рәвештә әлеге хәлгә аңлатма бирмәде.
Бу инде соңгы ике тәүлек эчендә икенче шундый очрак. 21 март көнне дә Уфага һөҗүм булды.
ASTRA мәгълүматлары һәм җирле хакимият хәбәрләренә караганда, ике дрон берьюлы "Ветер" торак комплексы төзелеп килгән күпкатлы бинасына килеп бәрелгән. Кадрлар интернет челтәрендә таралган.
Республика башлыгы Радий Хәбиров бу вакыйганы раслап, һөҗүм нәтиҗәсендә ике эшченең зыян күрүен белдерде.
"Башкортстанга дроннарның тагын бер һөҗүме. Дроннар Уфадагы нефть эшкәртү ширкәте тирәсендә бәреп төшерелде. Ике дрон Затон микрорайонында төзелеп килүче биналарга килеп бәрелде. Нәтиҗәдә, җылыту материалы чималында янгын чыкты. Килгән янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндерде. Ике төзүче җиңелчә җәрәхәтләнгән, хастаханәгә җибәрү ихтыяҗы булмады", диде ул үз Телеграм-каналында.
Башкортстаннан сәяси эмигрант Руслан Габбасов сүзләренчә, видеода дроннарның "төшүе" түгел, ә нәкъ бер үк урынга килеп бәрелүе ачык күренә.
Аның фикеренчә, дроннар маршруттан тайпылмыйча сәнәгать корылмасына очарга тиеш булган, әмма төзелеп килүче күпкатлы бинага бәрелгән, чөнки ул бина интернет-сервисларда билгеләнмәгән булган.
Аналитиклар фикеренчә, шимбә көнне һөҗүмнең төп максаты нәкъ Төньяк сәнәгать зонасы булган, әмма дроннар билгесез сәбәпләр аркасында гражданнар корылмасына бәрелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!