Себердә малларында башлнаган пастереллёз чире март ахырына таба кимендә 15 төбәккә таралды, шул исәптән Идел буе һәм Урал якларын да. Бәйсез белгечләр әлегә бу киңкүләм эпизоотиянең сәбәпләре турында уртак фикергә килә алмый; кайберләре исә, чынлыкта бу тилчә "ящур" дип саный. Белгечләр фикеренчә, хакимият моны рәсми рәвештә танырга теләми, чөнки бу ил өчен халыкара карантин кертелүенә һәм Русиядән авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруны тулысынча тыюга китерергә мөмкин.
Idel.Реалии әлеге чир белән бәйле Идел буе төбәкләрен күзәткән. Без аның Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстанга караган өлешен бирәбез. Чуашстанда авыру башлыча татар районнарында тарала.
Пастереллёз (геморрагик септицемия) — кискен йогышлы авыру, ул югары температура, гомуми агулану, тире һәм тире астындагы тукымалар ялкынсынуы, буыннар, сөякләр һәм эчке әгъзалар зарарлану белән сыйфатлана. Бу — зооноз авыру, ягъни ул хайваннардан кешегә күчә ала.
"Инфекция учаклары инде 10 төбәктә ачыкланган, шул исәптән Новосибирски, Омски, Томски, Свердловски, Самар һәм Пенза өлкәләрендә, шулай ук Забайкалье краенда, Чуашстанда, Якутиядә һәм Алтай Республикасында", — дип язган иде 18 мартта "Известия" газеты. — "Авыру 2025 ел ахырыннан тарала башлады һәм, күренгәнчә, аны терлекне юк итеп кенә дә туктатып булмый — бу хакта фермерлар һәм әлеге төбәкләрдә яшәүчеләр хәбәр итә".
Татарстан
19 мартта Mash Iptash Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, Югары Ослан фермерларына "күрше Чуашстанда мөгезле эре терлек арасында инфекция таралу сәбәпле ит һәм терлек сатып алу тыелган".
"Беренче булып Югары Ослан районы чаң суга башлады, — дип язды "АиФ-Казань" басмасы. — Мессенджерлар аша Лесные Моркваши авылы халкына район ветеринария берләшмәсеннән кисәтү таралды. "Вакытлыча терлек, бозау, яшь мал, сыер, ат, колын, сарык, кәҗә, эт, шулай ук азык һәм гомумән терлекчелек продукциясе сатып алмауны сорыйбыз. Терлек тапшырмагыз, ит комбинатларына йөрмәгез, башка төбәкләрдән (Чуашстаннан) суеп бирүчеләр чакырмагыз, терлек базарларына бармагыз, телефон яки интернет аша терлек заказ бирмәгез", диелән анда".
Басма шулай ук Татарстанның административ чигендә дә, базарларда да ветеринария контроле көчәйтелүен хәбәр итә.
"2026 ел башыннан бирле терлек яки ит төялгән 30 машина чиктән кире борылган, — диелә язмада. — Фермерлар ит сата торган Казан агропаркында да контроль көчәйтелде. Казанның Үзәк базарында да тикшерүләр катгыйланды. Лаборатория мөдире Анатолий Юркин сүзләренчә, һәрбер түшкә җентекләп карала, документлар тикшерелә, итнең имин төбәкләрдән генә килүе күзәтелә".
23 мартта Татарстанга нәсел малыннан тыш, барлык төр пар тояклы хайваннар кертүне тыйды. Бу тыю аерым күрсәтмәгә кадәр гамәлдә булачак.
БУ ТЕМАГА: "Авыллар бушап калачак". Татарстанда терлек саны 5%ка кимегәнБашкортстан
Башкортстанда әлегә пастереллёз таралу очраклары турында хәбәр ителмәде. Матбугат мәгълүматларына караганда, соңгы тапкыр бу авыру 2022 елның ноябрендә күзәтелгән: ул чакта Баймак районындагы ау биләмәләрендә Себер кыр кәҗәсендә пастереллёз табылу сәбәпле карантин кертелгән иде.
Шуның белән бергә, март аенда матбугат республика башлыгы тарафыннан котыру чире буенча кертелгән карантиннар турында хәбәр итте. Мәсәлән, 17 мартта Радий Хәбиров Уфа районының Шамонино авылында шундый карантин кертү турында фәрман имзалаган.
"2026 ел башыннан бирле республикада котыру чире аркасында 14 торак пункта карантин кертелгән, — дип язды узган атнада "Пруфы" басмасы. — Өч кеше — Уфада һәм Стәрлетамакта ике бала, Сибайда бер өлкән кеше — куркыныч вирус йоктырган".
Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин 18 мартта БСТ телеканалына биргән интервьюсында республикада "эпизоотик хәл бик киеренке" дип белдерде, әмма хайваннар арасында нинди конкрет авырулар булуын ачыклап әйтмәде.
Шулай да "төбәк фермерларында (аеруча Оренбур өлкәсе һәм Идел буе федераль бүлгесе белән чиктәш районнарда) борчылу бар: күрше төбәкләрдә инде бу проблем килеп чыкты, һәм авыруның хайваннар яки азык аша таралу куркынычы чынбарлыкта бар" дип язды "Пруфы".
БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы. "Фермерлар гына түгел, барыбыз да начар хәлдә"Чуашстан
16 мартта Чуашстанның Батыр муниципаль бүлгесендә пастереллез аркасында карантин кертелде.
"Инфекция "Батыревский" ширкәтендә ачыкланган, анда узган елның җәендә инвестиция проекты кысаларында 200 баш сыерга исәпләнгән ферма һәм симертү цехы ачылган иде", — дип язды чуаш блогеры Константин Ишутов, республика ветеринария лабораториясенә таянып.
Ул шулай ук бу хуҗалыкның "мөгезле эре терлек саны ягыннан муниципалитетта икенче урында торуын" искәртте.
„Правда ПФО" басмасы Батырда карантинның әле 10 мартта ук кертелүен язды. Басма хәбәр итүенчә, "төбәктә инфекция таралуы турында беренче булып Чуашстан хакимияте түгел, ә Татарстан раисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте".
"Батыр бүлгесе Татарстанга күпләп ит сата. Бу эшчәнлекнең иң кызган чоры Корбан бәйрәменә туры килә", диелә язмада.
Чуашстаннан бер җәмәгать эшлеклесе, исемен әйтмәү шарты белән, "Idel.Реалии"га "пастереллёз тирәсендәге хәл бик серле" дип белдерде. Аның сүзләренчә, Батыр, шулай ук Комсомол һәм Яльчик бүлгеләре "көньяк кластер" дип аталган төбәккә керә һәм ит җитештерү, сату ягыннан нигездә Татарстанга эшли". Ә "Батыревский" хуҗалыгы, ул әйтүенчә, тулысынча диярлек Казанга һәм гомумән Татарстан базарына юнәлтелгән.
Активист шулай ук "хәзер Татарстан Чуашстан өчен сату базарын тулысынча япты" дип белдерде: "Бу хәл ахыр чиктә күп кенә шәхси хуҗалыкларга зыян салачак. Кешеләр, мөгаен, терлекләреннән котылырга мәҗбүр булыр".
18 мартта "Сердитая Чувашия" Telegram-каналы "Батыр районында хакимият сыерларны юк итә башлады" дип хәбәр итте. 21 мартта "Аграрный совет" каналы төтен баганасы күренгән видео чыгарды. Аның Батыр авылы өстендә төшерелүе, төтен ерактагы ферма ягыннан күтәрелүе әйтелде. Чуашстаннан шул ук җәмәгать эшлеклесе "видеодагы урынга караганда, ул чынбарлыкка туры килә" дип белдерде.
БУ ТЕМАГА: Татарстан фермерлары терлек санын киметкәнТилчә чире яки эре агрохолдинглар хәйләсеме?
Бүгенгә кадәр белгечләр хайваннар арасында пастереллёзның ни өчен шулай киң таралуы турында уртак фикергә килә алмаый. Кайберләре исә хакимият чынлыкта күпкә җитдирәк авыруны яшерергә тырыша дип саный.
— Боларның барысы да ящур таралуына бик охшаган, — диде итчелек тармагы белгече Арсен Исламов "Настоящее время" телеканалына. — Шул ук вакытта Русия дәүләт оешмалары бу диагнозны ничек кенә булса да расламаска тырыша. Моның төп сәбәпләренең берсе — илгә терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен экспортлауга чикләүләр кертелергә мөмкин. Терлекчелек продукциясе базары күләмен без якынча 4,5 миллиард доллар дип бәялибез. Димәк, тилчә таралуын рәсми рәвештә игълан итү бу экспорт язмышына зур зыян сала.
"Әгәр мондый авырулар чынлап та ачыкланса, ил хакимияте 24 сәгать эчендә Халыкара эпизоотик бюрога — Хайваннар сәламәтлеген саклау дөнья оешмасына хәбәр итәргә тиеш, ягъни дәүләт җирлегендә аеруча куркыныч авыру таралуы турында рәсми белдерү ясарга кирәк, — дип китерде телеканал профессор Гайсә Абсатиров фикерен. — Шуннан соң барысы да туктатыла, барлык экспорт өзелә. Шуңа күрә дә илләр бу хәлне ничек тә йомшартырга, төбәкне куркыныч дип игълан итмәскә тырыша".
Микробиолог һәм эпидемиолог Михаил Фаворов исә "Тилчә чире — хайваннар өчен бик авыр, гаять тиз таралучан авыру. Ул һава аша да, туры контакт аша да, сөт аша да — гомумән, теләсә нинди юл белән йога ала", диде.
Белгеч фикеренчә, хакимиятнең гадәттән тыш катгый чаралары — торак пунктларны ябу, кереп-чыгучы транспортны эшкәртү, хайваннарны күпләп суеп юк итү һәм соңыннан яндыру — нәкъ менә шул сәбәп белән аңлатыла.
— Ни өчен хакимият шулай эш итә? — дип сорау куя Фаворов. — Чөнки тилчә чире турында рәсми игълан итәргә кирәк, ә бу бөтен ил күләмендә диярлек карантин дигән сүз. Бу очракта беркем дә ит-сөт продукциясен дә, башка авыл хуҗалыгы тауарларын да сатып алмаячак. Шуңа күрә ящурны игълан итәргә теләмиләр, әмма аның белән көрәшергә тырышалар. Янәсе, әйдәгез, бөтен терлекне юк итик.
Белгеч шулай ук дәүләт биолабораторияләреннән куркыныч вируслар "агып чыгуы" турындагы фаразларга да аңлатма бирде.
— Акыл томаланса, төрле куркыныч уйдырмалар туа, — диде эпидемиолог. — Новосибирски өлкәсе бит ул Кольцово бистәсе урнашкан төбәк, анда "Вектор" — биологик препаратлар эшләүче ябык үзәк эшли. "Ә бәлки, ниндидер куркыныч патоген шуннан чыккандыр да, шуңа күрә хәзер барлык хайваннарны юк итәләрдер?" дип сорыйлар. Бу — мәгълүмат җитмәүнең ачык мисалы: кешеләр белмәгәч, теләсә нәрсә уйлап чыгара.
Терлекләрне юк итүгә бәйле тагын бер киң таралган фараз — моның эре ит-сөт җитештерүчеләренә файдалы булуы турындагы сүзләр. Аеруча "Мираторг" агросәнәгать холдингы исеме телгә алына.
Ширкәтнең матбугат хезмәте Forbes басмасына белдергәнчә, "Мираторг" фермалары Брянски, Орёл, Смоленски, Тула һәм Калининград өлкәләрендә урнашкан, һәм алар Себер белән Ерак Көнчыгыш төбәкләреннән меңләгән чакрым ераклыкта.
"Мираторг"тагы мөгезле эре терлек саны якынча 700 мең баш тәшкил итә, бу зыян күргән фермер хуҗалыклары һәм шәхси ихаталар күләменә туры килми. Ширкәт вак җитештерүчеләр белән көндәшлек итми, чөнки ул базарның башка сегментларында эшли", — диелә ширкәт вәкиле җавабында.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!