Рамил Муллин 3 июньгә кадәр сак астында калачак

Рамил Муллин

Муллинның адвокатлары, үзе кебек үк, моңа каршы чыккан. Алар сак чарасын өй сагына алыштыруны сорады.

25 мартта Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Түбән Кама районының элекке башлыгы Рамил Муллинга карата сак астында тоту чарасын озайту турында үтенечне карады. Ул 3 июньгә кадәр тикшерү изоляторында калачак. Бу хакта "БИЗНЕС Online" җиткерә.

Муллинның адвокатлары, үзе кебек үк, моңа каршы чыккан. Алар сак чарасын өй сагына алыштыруны сорады.

Федераль хөкемдар Марс Самитов элекке Түбән Кама башлыгын 3 июньгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.

"Мине кылмаган җинаятьтә гаеплиләр. Миңа тагыла торган гаепләрне танымыйм. Мин беркайчан да алдамадым, бернинди акча да үзләштермәдем. Һәрвакыт ачык эш иттем, шәһәр, район, республика мәнфәгатьләреннән чыгып эшләдем. Тоткарланганнан бирле качмадым, тикшерүдән тайпылмадым, барлык сорауларга җавап бирдем һәм моны алга таба да дәвам итәргә әзермен. Минем яшерер нәрсәм юк", — диде Муллин мәхкәмәдә.

Хәзер Муллинга карата ике җинаять эше ачылган - "Ялган юл белән акча үзләштерү" һәм "Вазифаи вәкаләтләрен арттыру".

Билгеле булганча, Муллинны яңа контрактчыларны Украинадагы сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерүдә шикләнәләр. Җинаять эшендә күрсәтелгән зыян күләме 30 млн сум дип исәпләнә. Хәзер сорау алуга 275 хәрбине чакырмакчылар. Муллинга 10 елга кадәр төрмә яный.

Муллин үзе гаебен танымый. Басма язуынча, ул мәхкәмәдә җинаять буларак бәяләнерлек бернинди гамәл кылмавын әйткән.

  • Рамил Муллин Түбән Каманы 2022 елдан җитәкләде. Быел апрель аенда эштән китте. Аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!