Ни өчен VPN кирәк һәм аны ничек сайларга. Русиядәге укучылар өчен белгечләр киңәше

Иллюстратив фото

Русия хакимияте интернетны томалый, аерым ресурсларны һәм кушымталарны блоклый, "ак исемлекләр" төзи. Күптән түгел тагын Дигитал үсеш министрлыгы онлайн-трафикны анализлау һәм фильтрлау системын киңәйтергә җыена дигән хәбәрләр чыкты. Башкача әйткәндә — интернет-цензураны көчәйтү турында сүз бара.

Мондый чикләүләрне урап узарга VPN-сервислар ярдәм итә. Әмма вазгыять бик тиз үзгәрә. Элек "иминлек өчен өстәмә чара" булган нәрсә хәзер тормыш өчен кирәкле коралга әйләнде. Һәм һәр VPN-сервис та тоткарлыксыз эшләячәк дип әйтеп булмый.

"Настоящее Время" бу корал турында киң таралган ялгыш фикерләрне кире кага һәм VPN ни өчен кирәк, кайсы сервисларны кулланырга, кайсыларыннан сакланырга икәнен аңлата.

Ни өчен VPN кирәк?

"Роскомсвобода" хокук яклау проектына нигез салучыларның берсе Саркис Дарабинян сүзләренчә, иң элек VPN хакимият яшерергә тырышкан мәгълүматка керү мөмкинлеге бирә.

"Кайбер очракларда бу халык протестының бер коралы була ала. Кешеләр урамга чыга алмый, ләкин алар "Макс" кебек платформалар белән генә чикләнергә теләми, дәүләт яшергән бәйсез мәгълүматка ирешергә тели", — ди ул.

Аның фикерен томалауларны урап узу чараларын эшләүче eQualitie проектлары җитәкчесе Леонид Юлдашев та куәтли. Ул VPN шәхси тормышка хокукны да саклый дип өсти.

"VPN ике нәрсә өчен аеруча мөһим. Беренчедән — яклау. Провайдер, Роскомнадзор, дәүләт, Яндекс һәм башка оешмалар синең интернетта нәрсә эшләгәнеңне күрмәсен өчен. Икенчесе — томалуларны урап узу".

Интернет-белгеч Алексей Шкитин да мондый кораллар шәхси мәгълүматны сакларга ярдәм итә ди.

VPN турында мифлар

VPN, томаулалар һәм аларны урап узу тирәсендә күп ялгыш фикерләр йөри. Еш кына — белем җитмәүдән, әмма кайчак бу куркуларны дәүләт үзе дә тарата.

Түләүле VPN — димәк ышанычлы

Түләүле хезмәтләр гадәттә тотрыклырак булса да, алар да өзлексез һәм проблемсыз эшләүне гарантияли алмый, ди Леонид Юлдашев.

Алексей Шкитин исә сервисны кем эшләгәнен, кем алга сөргәнен һәм серверлар кайда урнашканын тикшерергә кирәклеген искәртә:

"Монда бик сак булырга кирәк. Чөнки һәр VPN анда керүчеләрне күрә. VPN сезнең мәгълүматны бөтенләй яшерә дигән фикер — иллюзия. Ул аны берәүләрдән яшерә, әмма икенчеләргә ача. Моны төгәл аңларга кирәк. VPN — тулысынча иминлек чарасы түгел".

Моннан тыш, "Роскомсвобода" вәкилләре әйтүенчә, VPN сатучы кайчак шул ук сезне күзәтергә теләгән оешма булырга мөмкин.

"Русия акрынлап Иран һәм Төрекмәнстан моделен кабатлый: анда VPN-нарны дәүләт оешмалары да сата. Бу бик файдалы схема: бер яктан кешеләргә глобаль челтәргә чыгу мөмкинлеге биреп акча эшлисең, икенче яктан — аларның мәгълүматын тулысынча контрольдә тотасың", — ди Дарабинян.

VPN интернетны бик нык акрынайта

Бу да киң таралган фикер. Чынлыкта VPN интернетны бераз акрынайта, ләкин көндәлек куллануда бу сизелерлек түгел, ди белгечләр.

"VPN чыннан да бераз тоткарлык өсти, чөнки трафик өстәмә юл аша үтә. Геймерлар өчен бу мөһим булырга мөмкин, әмма гадәти кулланучы зур аерма сизмәячәк", — ди Юлдашев.

VPN куллану — канунсыз

Иң нык таралган мифларның берсе — VPN тыелган дигән фикер.

"Дәүләт VPN-нарга каршы чаралар күрә, ләкин бу чикләүләр кулланучыларга кагылмый. Реклама тыела, тарату чикләнә, әмма VPN-нарны сатып алып куллану мөмкинлеге бар. Кануннарда махсус аңлашылмаучанлык та калдырыла. Әйтик, "экстремистик мәгълүматны эзләү һәм тарату" өчен җаваплылык каралган, шул исәптән VPN аша да. Әмма бу VPN кулланган өчен җәза бирелә дигән сүз түгел", — ди Саркис Дарабинян.

Леонид Юлдашев та шуны раслый:

"VPN куллану үзе бернинди юридик җаваплылык тудырмый. Әмма тыелган материалларга керү исбатланса, 5 мең сумга кадәр штраф булырга мөмкин".

Кайсы VPN-ны куярга?

Кызганычка каршы, бу сорауга бер генә универсаль җавап юк, ди белгечләр. Русия хакимияте VPN-сервисларны да даими рәвештә томалый, моның өчен дистәләрчә миллиард сум акча бүленгән. Шуңа күрә, алар әйтүенчә, һәрвакыт берничә кушымта куллану хәерлерәк.

"Дәүләт тарафыннан VPN-сервисларны томалау бик агрессив рәвештә бара, — ди Саркис Дарабинян. — Күпләр башта бу эш барып чыкмас дип уйлады, әмма шактый нәтиҗәләргә ирештеләр. Роскомнадзор төрле VPN-протоколларны томаларга өйрәнде. Аңлавыбызча, алар хәтта график белән эшли: бүген — бер сервиска һөҗүм, иртәгә — икенчесенә. Шуңа күрә бер генә карарга ышанып булмый: ул эшләмәсә, провайдер инженерлары яңадан көйләгәнче вакыт кирәк була".

IT темасына махсуслашкан The Bell басмасы хәбәрчесе Валерия Позычанюк әйтүенчә, App Store яки Google Play-да иң популяр күренгән сервислар еш кына Русия эчендә куллану өчен яраксыз була.

"Күп очракта болар — бер көнлек сервислар, безнең төбәк белән бөтенләй бәйле булмаска да мөмкин. Алар VPN-ны бүген Русиядә ни өчен кулланалар — шул максатны үти алмый. Чөнки моның өчен Роскомнадзор белән даими "көрәш" алып барырга, сервисны туктаусыз көйләп торырга һәм ил эчендә ярдәм системы булырга тиеш", — ди ул.

Без конкрет бер VPN-сервисны тулысынча ышанычлы дип тәкъдим итә дә, реклам да итә алмыйбыз. Әмма белгечләр башкаларга караганда күбрәк ышанган берничә провайдер бар. Алар арасында:

  • Amnezia VPN
  • RedShield
  • PaperVPN ("Бумага" басмасы проекты)
  • MZ VPN ("Медиазона" проекты)
  • шулай ук Telegram кушымтасында VPN-генераторлар сатып алырга мөмкин


Леонид Юлдашев сүзләренчә, бу сервисларга ышаныч бар, чөнки аларны "Роскомнадзор белән көрәшергә әзер булуларын ачык әйткән, томалауларны урап узуның яңа юлларын даими эшләп чыгаручы" кешеләр ясый.

Моннан тыш, кайбер VPN-сервислар язылу сатып алганда берьюлы берничә җайланмага тоташу мөмкинлеге бирә. Белгечләр әйтүенчә, кайбер кулланучылар бер язылу белән гаиләсен яки якын дусларын да VPN белән тәэмин итә ала.

Мәсәлән:

  • Amnezia VPN премиум язылу белән кимендә биш җайланманы тоташтырырга мөмкинлек бирә
  • RedShield берьюлы ун конфигурация (ягъни ун кулланучы) тәкъдим итә

Шулай да хәтта иң ышанычлы VPN да кайчан да булса эштән туктарга мөмкин. Моның өчен Роскомнадзор һәм меңләгән куәт оешмалары вәкилләре барлык мөмкинлекләрне куллана. Мондый очракка Юлдашев запас вариант тотарга яки башка кораллар кулланырга киңәш итә.

"Бу бик уңай хәл түгел, әмма гадәттә бер тәүлек эчендә VPN эшләүчеләр проблемны хәл итә. Шуңа күрә бер генә түгел, кимендә ике VPN булуы яхшырак. Яки VPN белән бергә башка томалауларны урап узу чарасы да кулланырга мөмкин — мәсәлән, мин эшләгән eQualitie компаниясенең Sina браузеры, яисә Psiphon, Lantern кебек кораллар. Алар томаланган сайтларга керергә ярдәм итә", — ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!