WSJ: Доналд Трамп хәтта Һормуз бугазы ябык килеш калса да, Иранга каршы хәрби чараны туктатырга әзер

Доналд Трамп ярдәмчеләренә хәтта Һормуз бугазы ябык килеш калса да, Иранга каршы хәрби чараны туктатырга әзер булуын белдергән.

Бу хакта Wall Street Journal яза. Басма чыганаклары сүзләренчә, соңгы көннәрдә Ак йорт башлыгы һәм аның ярдәмчеләре бугазны ачарга омтылу низагны тагын да озайтачак дигән нәтиҗәгә килгән. Трамп, АКШ үзенең төп максатларына — Иран флотына һәм ракет запасларын зәгыйфләндерергә һәм хәрби гамәлләрне туктатырга тиеш дигән фикергә килгән диелә.

Әгәр Вашингтон дипломатик юл белән Һормуз бугазын ачуга ирешә алмаса, АКШ хакимияте Европада һәм Фарсы култыгында беректәшләрен бугазны ачу инициативасын үз өстенә алырга чакырырга ниятли, дип белдергән басма чыганаклары. Шулай ук алар мәсьәләне хәл итүнең хәрби вариантлары да барлыгын, ләкин аларның Доналд Трамп өчен "өстенлек" булмавын өстәгән.

The Wall Street Journal билгеләп үткәнчә, Ак йортның бу карары, мөгаен, Тәһранның Һормуз бугазына йогынтысын көчәйтәчәк. Элегрәк Иран массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Иран парламентының иминлек комиссиясе бугаз аша узучы кораблардан җыемнар алуны һәм АКШ белән Израилгә бәйле корабларның үтүен тыюны күздә тоткан план кабул иткән.

АКШ президенты 30 март көндез Иран белән сөйләшүләрдә "зур алга китү"гә ирешелүен белдерде, әмма әгәр якын арада килешү төзелмәсә һәм Һормуз бугазы кичекмәстән "сәүдә өчен ачылмаса", АКШ Ирандагы барлык электр станцияләрен, нефть скважиналарын һәм Харг утравын шартлатып, тулысынча юк итәчәген әйтте.

Берничә көн элек The Wall Street Journal чыганаклары сүз Бендер-Габбас янындагы хәрби-диңгез базасына һөҗүм итү, яр буе җирлеген, Харг утравын яки Иранның атом материалын контрольгә алу турында барырга мөмкин дип әйтте.

Харг утравы — стратегик әһәмияткә ия урын. Аның аша Иран нефть экспортының якынча 90 проценты үтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!