"Түбән Кама нефтехим" ширкәтендә чыккан фаҗигадә ким дигәндә ике кеше һәлак булды

Иллюстратив фото

Яраланучылар саны 72 кешегә җитте

Бүген Казан вакыты белән көндезге 14 сәгать тирәсендә Түбән Каманың "Нижнекамскнефтехим" ширкәтендә шартлау булды, шуннан көчле янгын чыгып бөтен шәһәргә күренерлек булып кара төтен күтәрелде. Ширкәтнең матбугат үзәге белдерүенчә, ике кеше һәлак булган. Ким дигәндә 72 кеше яраланган.

"Шәһри Чаллы" газетасы сәхифәсе язуынча, Чаллыдан Түбән Камага ашыгыч ярдәм хезмәтеннән алты бригада җибәрелгән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, фаҗига цехтагы җайланмаларның берсендә техник өзеклек сәбәпле килеп чыккан.

Шартлау нәтиҗәсендә якын тирәдәге йортларда тәрәзәләр коелып төшкән. Куәт оешмаларына якын "Baza" Telegram-каналы язуынча, янгын мәйданы - 2000 квадрат метрны тәшкил итә. Янгынны сүндерү эше әле дә бара.

Шартлау турында мәгълүмат булгач ук Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Түбән Кама һава аланы ябылды, әмма берничә минуттан соң чикләүләр алынды.

  • 2021 елда федералларның СИБУР ширкәте ТАИФка караган нефть химия җитештерү заводларын тулаем йотты. Шул исәптән, "Түбән Кама нефтехим" федераллар кулына күчте. Түбән Камадагы завод синтетик каучук һәм пластик җитештерүдә иң эре оешмалардан санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!