31 мартта Түбән Кама Нефтехим ширкәтендә булган фаҗигадән соң, шәһәрдә өч көнлек матәм игълан ителде.
"Күңел ачу чаралары булмаячак. Биналарда дәүләт байраклары төшереләчәк. Бу кайгы һәм яклау белдерү вакыты. Үлгәннәрнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз", дип язды шәһәр мэры Радмир Беляев үз Телеграм-каналында.
Һәлак булучылар саны турында мәгълүматлар төрлечә: ширкәт җитәкчесе Марат Фәләхов ике кешенең һәлак булуын хәбәр итсә, элегрәк Русия сәламәтлек саклау министрлыгына сылтанып ТАСС алты кешенең үлүен белдерде, аннары бу хәбәр юкка чыкты. Кайбер медиалар шулай ук өч кеше һәлак булганын яза.
Һәлак булучылар арасында янгын сүндерүче дә бар — 27 яшьлек Марат Нәҗипов. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Нәҗипов янгын сүндергәндә һәм кешеләрне коткарганда шартлау нәтиҗәсендә һәлак була. Янгын сүндерү вакытында тагын өч хезмәткәр яраланган.
"Бизнес-Онлайн" басмасы хәбәрчесе янгын сүндерүчеләрнең берсенең туганы белән сөйләшкән.
— Безнекенең бите, аягы, кулы пешкән… Тагын берсен алып киткәнне күрдем, аның йөзе бөтенләй юк иде. Дөресен генә әйткәндә, пешкәннәр ятучы бүлеккә керәсем дә килми, — дигән әлеге кеше.
Хәзерге вакытта "Түбән Кама Нефтехимдагы" фаҗигадә яраланган 22 кеше хастаханәдә дәвалана. Алар арасыннан ун кеше махсус очкыч белән Мәскәүгә озатылган, калган 12 кеше Казан һәм Түбән Кама хастаханәләрендә ята. Русия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов белдергәнчә, алты кешенең хәле авыр.
"Бизнес-Онлайн" язуынча, ширкәттә эретеп-ябыштыручы булып эшләүче яраланган хезмәткәрнең башы тулысынча бәйләнгән, тегәргә туры килгән, чигә тирәсендә кипкән кан эзләре калган. Кул бармаклары да бәйләнгән, ике бармагын теккәннәр. Күкрәк авыртуына зарлана, сулыш алу кыенлашуын әйтә. Нәрсә булганын ул начар хәтерли һәм аптыраган хәлдә.
— Мин, баксаң, эретеп ябыштыру цехында булганмын. Ә шартлау бөтенләй башка урында иде. Безнекеләр әйтте: имеш, минем өстемә дивар авып төшкән. Мин хәтта аңламадым да. Аңга килгәндә мине күтәрделәр, карыйм — кан. Баш әйләнә, күңел болгана, — дигән.
Зыян күрүче билгеләп үткәнчә, аңа медицина ярдәме бик тиз күрсәтелгән.
— Безнекеләрне алып килделәр, алар тулысынча пешкән хәлдә… Минем белән эшләүченең йөзе бөтенләй коточкыч хәлдә, — дигән ул.
Шартлау дулкыны хәтта ширкәт урнашкан урыннан ун чакрым ераклыктагы йортларда да сизелгән.
"Түбән Кама Нефтехим" ширкәте кичәге фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарына 10 миллион сум түләячәген әйтте.
Шулай ук барлык җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алачак.
Яраланып хастаханәдә ятучыларга өч миллион сум биреләчәк. Бу хакта Түбән Кама мэры белдерде.
Фаҗиганең сәбәбе нидә?
31 мартта көндез сәгать 14:00 тирәсендә "Түбән Кама нефтехим"да шартлау тавышлары ишетелә, янгын башлана, көчле төтен күтәрелә. Әлеге фаҗига янгын җиһазларның герметиклыгы бозылу нәтиҗәләрен бетерү вакытында газ катнашмасы кабынып китү аркасында килеп чыккан диелә. Русия Тикшерү комитеты куркыныч җитештерү корылмаларында сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу факты турында җинаять эше кузгаткан. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗига урынын карый, зыян күрүчеләр һәм шаһитлар белән сөйләшә.
Чит илдә оешкан Бәйсез Татарстан комитеты Телеграм каналында язуынча, әгәр 1960нчы еллардан башлап, шулай ук 1990–2010 елларда Нижнекамскнефтехим өчен технологияләр һәм җиһазларның шактый өлеше Көнбатыш илләре һәм АКШтан китерелгән булса, 2022 елдан соң төп тәэмин итүчеләр булып Кытай һәм Һиндстан илләре тора башлаган.
Кама арты халкы дистә еллар дәвамында начарая барган экологик шартларда яши. Хәзер каты янгыннан соң, экологик хәл тагын да начараерга мөмкин", диелә анда.
Ширкәтнең гомуми куәте елына якынча 3 миллион тонна продукция тәшкил итә. Бүген туктатылган җитештерү гомуми күләмнең якынча 6 процентына туры килә, бу елына якынча 180 мең тонна дигән сүз. Бу хакта "Сибур" ширкәте идарә рәисе Михаил Карисалов белдергән.
- 2021 елда федерал дәрәҗәдәге СИБУР ширкәте ТАИФ карамагындагы нефть химия җитештерү заводларын тулысынча үз составына кертте. Шул исәптән, Түбән Кама заводы да федералларга күчте. Бу завод синтетик каучук һәм пластик җитештерү буенча илдәге иң зур ширкәтләрнең берсе булып санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!