Казанда мөселман календаре нигезендә Хәтер көне узды

Чарада катнашучылар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фотосы

"Хәтер көне"ндә 50дән артык аксакал катнашкан.

Бүген Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде.

Мөфтиятнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 50дән артык аксакал Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән урынга һәм Сөембикә манарасы янына Коръән укыган, Казанны алганда шәһит киткәннәр рухына багышлап дога кылганнар

Шулай ук алар Казанның Иске Таш мәчетенә килгән, мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында дога кылганнар.

Мәчеттә Аксакаллар шурасының гомум җыелышы да булган, вәгазь тыңлаганнар, намаз укыганнар.

Татарстан мөфтияте бу чараны алтынчы тапкыр үткәрә. Татар милли хәрәкәте вәкилләре "Хәтер көнен" 15 октябрьдә уздыра.

Моңарчы татар милли хәрәкәте активисты, Хәтер көненә нигез салган кешеләрнең берсе – Рәүф Ибраһимов чараның элекке форматын да саклап калу әйбәт булыр иде, дигән иде. "1552 елда һәлак булганнарны аерым бер көнне искә алу кирәк. Шуңа Хәтер көнен 15 октябрьдә дә үткәрү зарур", дигән ул

  • 2021 елны аксакаллар шурасы татар халкының фаҗигаи көнен көзен билгеле бер көндә түгел, Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә кирәк, диделәр. Мөселман календаре буенча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!