Семенкино һәм Братовщина авылында юллар булмау сәбәпле, балалар башка авыл мәктәбенә җәяү йөрергә мәҗбүр

Иллюстратив фото

Мәктәп автобусы яз һәм көз көннәрне юлда батып кала.

Башкортстанның Калтасы районындагы Семенкино һәм Братовщина авылында юллар булмау сәбәпле яңгырдан соң, мәктәп автобусы батып кала. UTV каналы хәбәр итүенчә, Семенкино авылы балаларына Актугандагы мәктәпкә бару өчен өч чакрым, ә Братовщина авылындагыларга 22 чакрым җәяү атларга туры килә.

"Семенкинодан 12 бала йөри, көздән тагын беренче сыйныфка өч бала китәчәк. Братовщинадан дүртәү укый... Автобус батып калу сәбәпле, мәктәпкә кадәр җәяү баралар, экстрен хезмәтләр, шул ук ашыгыч ярдәм машинасын чакырту турында сүз дә була алмый. Алар моннан уза алмый. Кайвакыт мәрхәмәтле авылдашлар балаларны китереп куя. Ел саен шул ук бер проблем, һич хәл ителми", дип сөйләгән җирле халык.

Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчелеге Русиянең Украинадан басып алган шәһәрләрен төзекләндерү өчен акчаны гел таба. Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәренә даими ярдәм итеп килә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров быелгы юлламасында Красный Луч шәһәрендә өч ел эчендә якынча 5 млрд сумга 238 торак йорт, социаль һәм инфраструктур объектлар торгызылуы турында әйтте. Быел 157 объект төзекләндерәләчәк. Башкортстан акчасына анда мәктәп тә салынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!