Финляндия башкаласы Һелсинкидагы татар мәхәлләсендә беренче тапкыр Казакъстаннан баш мөфти Наурызбай хаҗи Таганулы булып китте. Бу хакта мәхәллә имамы Рамил Беляев үзенең Facebook битендә хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мөфти Финляндиянең баш епископы Тапио Луома һәм татар мәхәлләсе чакыруы белән килгән. Узган ел Луома Казакъстанда узган дөньякүләм дин җитәкчеләре конгрессында катнашкан һәм шунда мөфти белән очрашкан. Нәкъ шул вакытта ул аны Финляндиягә чакырган.
Мөфти бу чакыруны кабул итеп, тарихта беренче тапкыр Финляндиягә сәфәр кылган. Сәфәр чәршәмбедән якшәмбегә кадәр дәвам иткән. Аның төп максаты — Финляндиядәге мөселманнар һәм татар азчылыгы белән очрашу, шулай ук архиепископ белән аралашу булган.
Җомга намазы — тарихи вакыйга
Баш мөфти җитәкчелегендәге делегация татар мәхәлләсе бинасына җомга көнне килгән. Алар мәхәллә белән танышкан, башкарма әгъзалар һәм дини эшләр комитеты вәкилләре белән очрашкан. Кунакларга мәхәлләнең тарихы, бинаның ничек төзелүе һәм бүген ничек кулланылуы турында сөйләгәннәр, китаплар һәм архив материаллары күрсәткәннәр.
Рамил Беляев (уңда), Финляндия Ислам җәмгыяте рәисәсе Гөлтән Бәдретдин һәм шәрәфле рәис Атик Али
Аннары мөфти җомга намазын җитәкләгән. Бу вакыйга тарихи әһәмияткә ия, чөнки Финляндиядә Казакъстан баш мөфтиенең моңа кадәр җомга намазын укытканы булмаган.
Мәхәллә вәкилләре бу чара турында татарлардан тыш башка милләт вәкилләренә дә хәбәр иткән. Җомга намазында казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, төрекләр дә катнашкан. Вәгазь казакъ телендә сөйләнгән.
БУ ТЕМАГА:
"Читтә телебез һәм динебезне саклаган әби-бабаларыбызга рәхмәтлебез". Финляндия татарларының ислам җәмгыятенә 100 елИмам сүзләренчә, баш мөфти вәгазендә Финляндия хакимиятенә мөселманнарга ирекле рәвештә дин тоту мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдергән. Ул мөселманнар арасында бердәмлек һәм тынычлык кирәклеген ассызыклаган, дөньядагы низаглар шартларында үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искәрткән.
Шул ук көнне мөфти Һелсинкидагы мөселман зиратына барып, шәһит киткәннәргә, мәрхүмнәр рухына дога кылган.
Шимбә көнне баш мөфти Финляндиядәге казакъ диаспорасы вәкилләре белән дә очрашкан. Имам сүзләренчә, илдә казакълар күп түгел — берничә йөз кеше генә, әмма алар белән даими элемтә саклана.
Рамил хәзрәт бу сәфәрне диннәр арасындагы диалог өчен мөһим адым дип атый. Ул искәрткәнчә, өч ел элек Финляндиягә Үзбәкстан баш мөфтие Нуриддин Халикназар хәзрәт тә килгән булган, һәм бу Урта Азиядән икенче шундый әһәмиятле сәфәр санала.
Казакъстанның баш мөфтие (уртада) Финляндия архиепископы Талио Луома (мөфтинең сул ягында), Рамил Беляев (мөфтинең уң ягында)
Финляндия татар мәхәлләсе турында
Бүгенге көндә Финляндия татар мәхәлләсендә якынча 600 татар яши дип исәпләнә. Мәхәллә еллык програмнар нигезендә эшли: балаларга татар теле һәм дини белем бирелә, лагерьлар оештырыла, мәдәни мирас саклана.
Белешмә өчен: Финляндия Ислам җәмгыяте 1925 елның 24 апрелендә рәсми дини җәмгыять буларак теркәлә. Ул башта "Фин мөселман җәмгыяте" дип аталган. Аны нигезләүчеләрнең күбесе XX гасыр башында Русия империясеннән Финляндиягә күчеп килгән татарлар булган.
1958–1960 елларда Һелсинкида Ислам йорты төзелә, ә 1963 елда җәмгыятьнең исеме "Финляндия Ислам җәмгыяте" дип үзгәртелә. 1948–1969 елларда җәмгыять татар мәктәбе дә тоткан, анда белем фин һәм татар телләрендә бирелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!