Грозныйның Шәйх-Мансур исемендәге мәхкәмәсе "Ичкерия Чечня республикасын" "террорчы" оешма дип танып, аның Русиядәге эшчәнлеген, шулай ук Европаның 14 илендәге 29 бүлеген тыйды, дип хәбәр итте ФСБның җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге.
ФСБ мәгълүматларына караганда, танылмаган Ичкерия җитәкчесе итеп Әхмәт Закаев атала. 2002 елдан Британиядә эмиграциядә яши.
ФСБ белдергәнчә, "махсус хәрби операция" башланганнан бирле "Ичкерия Чечня республикасы" әгъзалары Украина Кораллы көчләрендә "Русия армиясенә каршы" катнаша, шулай ук Белгород һәм Курски өлкәләрендә имеш "диверсия-террор" чараларында катнашкан.
"Ичкерия Чечня республикасына" катнашы булган яки аңа ярдәм иткән барлык кешеләр ачыкланачак һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип белдерделәр ФСБда.
2022 елда, Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Чечня башлыгы Әхмәт Закаевны үтерергә ачыктан-ачык чакырды һәм моның өчен республикада бай тормыш вәгъдә итте. Украина ягында Ичкерия тарафдарларыннан торган берничә бүлекчә сугыша.
Март аенда Закаевны Русия махсус хезмәтләренең 795нче үзәге дип аталган яңа яшерен бүлеге үтерергә теләве билгеле булды. Лондонда аның туганнарын урламакчы булганнар, ләкин максатларына ирешмәгәннәр. Оператив хезмәткәрләрнең берсе Колумбиядә кулга алынган.
Ичкерия Чечня республикасы 1991 елда бәйсезлеген игълан итте, беренче президенты булып Җохар Дудаев торды. 1994 елда Русия бу җирләргә гаскәр кертте, ике еллык сугыштан соң Хәсәвйорт килешүләре имзаланды һәм Русия гаскәрләре Ичкериядән чыгарылды. Әмма 1999 елда Русия "контртеррор операциясе" дип аталган хәрби гамәлләрне башлады.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!