БТИҮ сугыш турындагы документаль фильмнары өчен киночыларга Тукай бүләген бирү тәкъдименә каршы чыга

Тукай бүләге медале

Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерү белән чыкты

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Русиянең Украинадагы баскын сугышы турында документаль фильмнары өчен кинематографистлар төркемен Тукай бүләгенә тәкъдим итү татар халкын мыскыл итү дип саный.

"Татарстан рәисе каршындагы Татарстан дәүләт премияләре комиссиясе утырышында 2026 елга Тукай бүләгенә нәмзәтләр билгеләнде. Бу исемлектә бер бик сәер нәмзәт бар, анда "кинематографистлар төркеме: махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен" диелгән.

Русия бәйсез Украинага каршы басып алучы, җинаятчел сугыш алып бара. Әлеге канлы сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 17663 кеше һәлак булган. Бу рәсми расланган мәгълүмат. Чынлыкта үлгән, хәбәрсез югалган һәм авыр яраланган кешеләр саны берничә тапкыр күбрәк. Бөтентатар иҗтимагый үзәге бу гамәлне татарларга, башкортларга һәм башка халыкларга каршы геноцид дип бәяли. Кызганычка ки, бу коточкыч геноцид көчәя. Русия хакимияте Украинадагы канлы сугышны дәвам итә.

Бөек Тукай гомер буе татар халкы өчен җан атып яшәгән, аның ачы язмышы турында борчылган.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук! дип язган ул.

Белмәгән шул Tукай ХХ гасырның татарлар өчен геноцид һәм этноцид гасыры булачагын", диелә БТИҮ рәисе белдерүендә.

"Ничек итеп Тукай бүләген җинаятчел сугышка багышланган фильмнарга биреп була?" дигән сорау куя белдерүне чыгаручы Фәрит Зәкиев.


2026 елда Тукай бүләгенә 13 намзәт дәгъва итә. Алар арасында : "Кормильцы", "Голоса из колыбели", "Дорога", "Казань – Лисичанск" махсус хәрби операция турындагы фильмнар циклы өчен кинематографистлар төркеме дә бар. Әлеге төркемгә Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д.В. керә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!