Маҗарстандагы сайлауда Орбанга оппозициядәге "Тиса" фиркасе парламентта күпчелек урынны ала

Петер Мадьяр

Виктор Орбан "Тиса" фиркасе җитәкчесе Петер Мадьярны җиңү белән котлады

Якшәмбе көнне Маҗарстанда узган парламент сайлавында 45 яшьлек Петер Мадьяр җитәкчелегендәге оппозициядәге "Тиса" фиркасе күпчелек тавышны казанды. Маҗарстан сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, "Тиса" парламенттагы 199 урынның күпчелеген - 138ен алачак.

Мадьяр якшәмбе кич язуынча, аның төп көндәше булган 62 яшьлек премьер-министр Виктор Орбан аны телефоннан җиңү белән котлаган.

Соңрак Орбан үз тарафдарлары алдында чыгыш ясады һәм сайлау нәтиҗәләрен аңлаешлы дип әйтте, шулай ук ул җиңгән фиркане инде котлавын белдерде.

Петер Мадьярны җиңү белән Франция, Германия, Литва, Украина һәм башка кайбер ил җитәкчеләре котлады. Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен "Маҗарстан Европаны сайлады" дип белдерде.

Сайлауда ил тарихындагы соңгы 20 елда иң күп кеше катнашты. Сайлау бүлекләре ачылганнан соң бер сәгать узуга ук катнашу дәрәҗәсе 3 проценттан арткан, ә иртәнге сәгать тугызга ул 17 процентка якынайган иде. Сайлау бүлекләре ябылырга бер сәгать калганда 78%тан артык тавыш бирүче инде сайлауда катнашканы әйтелде. Бу ил тарихында иң югары күрсәткеч, узган сайлауларга караганда 10%ка күбрәк.

Маҗарстандагы сайлауларны күп кенә күзәтүчеләр Европа Берлеге эчендәге вәзгыять һәм Украинага ярдәм мәсьәләсе контекстында аеруча мөһим дип бәяләде. Виктор Орбан хөкүмәте Киев белән каршылыкта торды.

Сайлауда төп көрәш хакимияттәге 62 яшьлек премьер-министр Виктор Орбан җитәкчелегендәге "Фидес" фиркасе белән 45 яшьлек Петер Мадьяр җитәкчелегендәге оппозициядәге "Тиса" урта уңчы фирасе арасында барды.

Бу юлы Виктор Орбанның сайлау алды кампаниясе Украина президенты Владимир Зеленскийны "дошман образы" итеп күрсәтүгә корылган булса, оппозиция исә Орбанның Мәскәү белән тыгыз бәйләнешләрен ассызыклады. Мәсәлән, мәгълүматларга караганда, тышкы эшләр министры Сергей Лавров Маҗарстан тышкы эшләр министрыннан бизнесмен Алишер Усмановның сеңлесеннән санкцияләрне бетерүне ярдәм итүен сораган, ә Орбан Русия президенты Владимир Путинга ярдәм тәкъдим итеп, үзен Эзоп мәсәлендәге арысланга ярдәм иткән кечкенә тычкан белән чагыштырган. Сайлау алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларында Орбан һәм Маҗарстан тышкы эшләр министрының Русия җитәкчелеге белән телефон сөйләшүләре чыкты. Шуның нигезендә Европа берлеге илләре җитәкчеләре Орбанны Мәскәү белән тыгыз хезмәттәшлектә гаепләде.

Соңгы айларда Будапешт белән Киев арасында бәхәсләр артты. Аерым алганда Маҗарстан Украинага Европа Берлеге кредитларын бүлүне томалады.

Узган атнада АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс Будапештка барып, Виктор Орбанны яклап чыкты. АКШ президенты Доналд Трамп та гамәлдәге премьер-министрга "тулы һәм шартсыз" ярдәм күрсәтүен белдерде. Алар Орбанга идеологик беректәш буларак яклау белдерде.

Мадьяр — Орбанның элекке көрәштәше, 2024 елда оппозициягә күчкән сәясәтче. Аның кампаниясе ил эчендәге проблемнарга — сәламәтлек саклау торышына, транспортка һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшкә, шулай ук Брюссель белән якынаюга юнәлтелгән. Ул Украинагны яклавын белдерде, әмма шул ук вакытта Киев белән кайбер фикер каршылыклары барлыгын да әйтте. Мадьяр Кремль сәясәтен тәнкыйтьләп чыгыш ясады һәм АКШ белән дуслык мөнәсәбәтләрен сакларга әзер булуын билгеләде.

"Тиса" фиркасе 2020 елда барлыкка килгән һәм 2024 елда Мадьяр аңа кушылганчы актив эшчәнлек алып бармаган. Мадьяр аны теркәү киртәләрен урап узу һәм 2024 елгы Европа парламенты сайлауларына өлгерү өчен кул астына алган. Нәтиҗәдә "Тиса" 29,6 процент тавыш җыеп, Маҗарсҗанга бирелгән 21 мандатның җидесен алган һәм 44,8 процент белән беренче урынны яулаган "Фидес"тан соң икенче урынга чыккан. 2024 елның июленнән Мадьяр — фирканең рәсми рәисе, Европа парламенты депутаты (Европа халык фиркасе фракциясе).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!