Стәрлетамак сәнәгать мәйданына дроннар һөҗүме

Your browser doesn’t support HTML5

15 апрельдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәнәгать мәйданына пилотсыз окычлар һөҗүме ясалган. Анда бер кеше һәлак булган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, алар сәнәгать мәйданы күгендә бәреп төшерелгән, калдыклары бер корылма өстенә төшкән һәм янгын чыккан.

Нинди корылма икәнен ул әйтмәде.

Supernova+ телеграм-каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм Стәрлетамак нефть-химия ширкәтенә ясалган. Геолокацияне тикшергән Astra басмасы әлеге ширкәтнең "Синтез Каучук" корылмасына ясалган дигән нәтиҗәгә килгән.

"Стәрлетамак нефть-химия заводы" (СНХЗ) — Стәрлетамактагы эре нефть-химия ширкәте. Ул синтетик каучук, фенол нигезендәге антиоксидантлар (шул исәптән "Агидол"), ягулык компонентлары (авиация бензины да керә), шулай ук төрле химик өстәмәләр җитештерә.