Күптән түгел интернетта татар телен өйрәнү өлкәсендә яңа кызыклы ресурс пәйда булды – "Белем.татар" сайты. Бу проект, беренче чиратта, тел өйрәнүчеләр өчен генә түгел, ә укытучыларга, методистларга да аеруча мөһим. Ник дигәндә, ул татар телен өйрәнү процессын системалаштыру өчен кирәк.
Сайт татар телен дәрәҗәләргә бүлүче кодификатордан гыйбарәт, моннан тыш анда тестлар җыентыгы да тәкъдим ителә. Сайтта күрсәтелгәнчә, проектны "Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни-мәгариф үзәге" әзерләгән. Бу – Казан федераль университетында эшләп килә торган берәмлек. Ул Рәсми атамасы – Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләре комиссиясе. Аны Марат Әхмәтов җитәкли.ярдәме белән эшли диелә. Проект бюджеты билгеле түгел.
Сайт башкарган методик эшләрнең җитәкчесе булып КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җәмалетдинов күрсәтелә. Програмны төзүдә, нигездә, Казан федераль университеты мөгаллимнәре катнашкан.
Проектны төп җыючылар дип галимә Элвира Динмөхәммәтова һәм Андрей Данилов күрсәтелә. Тестларны эшләүдә татар теле мөгаллимнәре, филолог-галимнәр катнашкан. Алар арасында Гөлшат Галлиуллина, Кадрия Фәтхуллова, Рәмилә Сәгъдиева, Әлфия Йосыпова, Мәдинә Саттарова, Айрат Йосыпов һәм башка галимнәр бар.
Сайтта ниләр тупланган?
Проект татар телен уку-укытуны ике юнәлештә тәкъдим итә. Беренчесе – татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү. Соңгы елларда Татарстанда болай дип татар телен чит тел буларак өйрәтүне атыйлар. Сайтта ул Чит телләрне белүнең гомуми Европа компетенцияләре (инглизчә: Common European Framework of Reference, CEFR) – Европада кулланыла торган чит тел белү дәрәҗәләр системы. Ул Европа Шурасы тарафыннан 1989–1996 елларда "Европа ватандашлыгы өчен телләр өйрәнү" проекты кысаларында эшләнгән. CEFR системының төп максаты – барлык Европа телләре өчен уртак кулланыла ала торган укыту һәм бәяләү ысулын булдыру.нигезендә CEFR тел белүнең 6 дәрәҗәсен тәкъдим итә: А1, А2, B1, B2, C1 һәм иң югары дәрәҗәдәге C2 кадәр бүленә. Һәр дәрәҗә өчен аерым спецификацияләр бирелгән. Бу спецификацияләрдә тестның максаты, тел белү дәрәҗәсен ничек бәяләү, биремнәрнең эчтәлеге, структурасы тасвирлана.
Документта иң мөһиме – һәр дәрәҗә өчен кирәкле минимум күрсәтелгән: өйрәнүче нәрсә белергә, нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш. Мәсәлән, A1 дәрәҗәсендә кеше:
- әңгәмәдәшне сәламли һәм сәламләүгә җавап бирә,
- үзен һәм башка кеше белән таныштыра,
- исем, фамилия, яшь, адрес кебек шәхси мәгълүмат турында сорый һәм җавап бирә,
- үзе, гаиләсе, дуслары, шәһәре, һава торышы турында сөйли,
- көндәлек тормыш, буш вакыт темаларына кагылышлы сораулар бирә һәм җавап кайтара,
- сорауны кабатлауны сорый, әйтелгәнне раслый,
- вакыт, көн, ай турында мәгълүмат сорый,
- кибеттә сатып алу, яшәү урыны турында сөйләшү, милли ризыклар, ел фасыллары турында гади диалог алып бара белә...
Татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен тестлар, belem.tatar сайтыннан скриншот
Моннан тыш, һәр дәрәҗә өчен нинди грамматик структураларны белергә кирәклеге, нинди сүзлек запасы булырга, нинди темалар үзләштерелергә тиешлеге күрсәтелә. Шулай ук лексик минимум – телне аңлау өчен кирәкле төп сүзләр базасы – бирелә.
Спецификацияләрдә бәяләү критерийлары да бар: күпме балл җыярга кирәк, ничә дөрес җавап булганда тест уңышлы тапшырыла дип санала.
Татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен тестлар, belem.tatar сайтыннан скриншот
Кодификаторда сөйләм эшчәнлеге төрләре – тыңлап аңлау, уку, язу, сөйләм – аерым тасвирлана, ягъни кеше телне нинди дәрәҗәдә куллана белергә тиешлеге күрсәтелә.
Икенче юнәлеш – татар теле туган тел буларак. Бу очракта ул дүрт дәрәҗәгә бүленә: әзерлек, башлангыч, төп һәм алдынгы дәрәҗә. Алар өчен дә шул ук төр спецификацияләр тәкъдим ителә, әмма алар татар телендә бирелгән.
Сайт татар һәм урыс телләрендә эшли. Тестларны узу өчен теркәлү кирәк. Шулай ук кулланучылар өчен демонстрацион материаллар каралган. Сайтта шулай ук сүзләрне белүгә юнәлгән, популяр Wordle уенының татарча варианты да бирелә.
Бу башлангыч нигә мөһим?
Азатлык Радиосы барлыкка килгән бу проект турында татар теле укытучылары, тел активистларыннан сорашты. Биредә без үзләре татар телен укыткан, шул ук вакытта татар теле үсешенә караган проектларда катнашкан ике кеше фикерен тәкъдим итәбез. Иминлек максатыннан, әңгәмәдәшләребез исемнәре аталмый.
Татар теле укытучылары бу проектның барлыкка килүе үзе үк мөһим, дип саный. Моңарчы татар телен укыту өлкәсендә мондый системлы кодификаторлар, ачык методик база киң кулланылышта булмады, ди алар. Алар әйтүенчә, татар телен укыту озак вакыт дәвамында бик гомуми бүленешкә нигезләнде: еш кына – башлангыч һәм дәвам итүче дәрәҗәләргә генә.
— Укучыларны ике дәрәҗәгә генә бүлеп карау – бик тупас бүленеш. Чынлыкта тел белү дәрәҗәләре күпкә нечкәрәк. Кеше кайсыдыр урында көчле, кайсыдыр урында зәгыйфь булырга мөмкин, ә без моны төгәл үлчи алмадык. Инглиз телендә, мисал өчен дәрәҗәләр саны шактый, бу тел өйрәнүне нәтиҗәлерәк итә, — ди белгечләрнең берсе.
Азатлыкка билгеле булганча, КФУда мондый тестлар әзерләү эше күптән алып барылган. Шулай ук 2013 елда EF Education First нигезендә эшли башлаган "Ана теле" проекты да дәрәҗәләргә бүлеп укытуга нигезләнгән булган. Әмма инглиз версиясеннән аермалы буларак, анда автоматик рәвештә дәрәҗәне билгели торган тулы тест системы булмаган.
belem.tatar сайтыннан скриншот
Соңгы елларда, аеруча 2017 елда Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән татар теле мәктәпләрнең мәҗбүри укыту програмыннан алып ташланды. Ул ихтыяри рәвештә, сайлау рәвешендә генә укытыла. Күпсанлы белгечләр бу татар теле торышын начарайта дип белдерә., татар телен укыту юнәлешендә онлайн һәм офлайн курслар активлаша башлады. Төрле мәктәпләр, платформалар барлыкка килде. Менә шул мәктәпләр, курслар өчен тел дәрәҗәсен билгеләүче тестлар, методикалар булмады.
— Бездә тел дәрәҗәсен билгеләү өчен үзебезнең методик материаллар, тестларыбыз әзерләнде, ләкин алар бик гади, тулы түгел. Монда методик яктан уйланып эшләнгән, галимнәр тарафыннан яхшылап эшкәртелгән, фокус-төркемнәр узган һәм сыналган зур эш кирәк иде, — ди татар телен онлайн укыткан мөгаллимә.
Укытучылар үзләре ничек булдыра, шулай эшләде. Яңа укучы килә икән, укытучы аның белән үзе сөйләшә, үз тоемлавы белән аны "якынча" дәрҗәсен билгели. Кирәкле тел материалы, лексика, грамматиканы эзли башлый. Бу тел укытуны, аның сыйфатын түбәнәйтә, дип ризалаша икенче укытучы.
Уку материалларының укучы дәрәҗәсенә туры килмәве – зур проблем, ул укытучыга да, укучыга да тел өйрәнүне катлауландыра.
— Кайчак тел материалы артык катлаулы була, кайчак – киресенчә, артык гади. Икесе дә начар, бу мотивацияне төшерә. Өйрәнелгән тел бик катлаулы икән – укучыга авыр. Бик җиңел икән – кызык түгел. Ә тел өйрәнүдә мотивация – иң мөһим факторларның берсе, — ди укытучылар.
Шуңа күрә кодификатор – бу нигез, аңа таянып киләчәктә башка материалларны төзергә мөмкин, ди алар.
Уңай яклар күп, әмма хаталар, техник проблемнар да җитәрлек
Азатлык үтенече белән белгечләр Белем.татар порталын үзләре дә сынап карады. Алар уңай якларын да, җитешсезлекләрне дә күзәтте.
— Татар телен чит тел буларак укытуны 6 дәрәҗәгә бүлү – бик уңышлы. Кодификаторлар, спецификация булуы да бик яхшы. Аны ачык куюларына да аерым рәхмәт. Укытучылар хәзер бу мәгълүматны үз материалларын төзү, аларны камилләштерү өчен нәтиҗәле куллана алачак, — дип укытучыларның берсе.
Галимнәр тәкъдим иткән тел материалын әле өйрәнергә кирәк, аны практика һәм кулланылыш барышында төгәл бәяләп булыр, ди алар. Материал авторлары аны коры теоретик яктан гына төземәгән, фокус-төркемнәрдә сынаган, дип өметләнә алар.
Шул ук вакытта, сайтта техник хаталар шактый күп күренә. Кайбер тестларда сорау белән җаваплар туры килми, җаваплар буталган, систем дөрес җавапны да хата дип күрсәтә.
— Кайчак җаваплар бөтенләй башка сорауга карый кебек, — ди белгечләрнең берсе.
Дөрес, шуны әйтергә кирәк, сайтта платформаның әле сынау рәвешендә эшләве, хаталар һәм техник проблемнар турында авторларга хәбәр итү үтенече турында язылган. Димәк, техник проблемнар хәл ителәчәк дип өмет итә икенче белгеч.
Сайтны сынаган укытучы кайбер техник хаталарны билгеләде, belem.tatar сайтыннан скриншот
Әмма эчтәлеккә, биремнәрнең катлаулылыгына караган проблемнар да бар.
Азатлык аралашкан укытучыларның берсе аеруча башлангыч дәрәҗә өчен кайбер материалларның артык авыр булуын әйтә.
— Татар теле туган тел булмаган кешеләр өчен А1 – иң башлангыч дәрәҗә үк озын аудиолар, катлаулы текстлар тәкъдим ителә. 2–3 минутлык аудионы тыңлап, аннан төгәл мәгълүмат табу башлангыч дәрәҗә өчен бик авыр. Бу дөрес түгел, — ди ул.
Укытучы сүзләренчә, А1 дәрәҗәсендә аудиолар мөмкин кадәр кыска, гади, аңлаешлы тел принцибы белән төзелергә тиеш. Моннан тыш, кайбер диалоглар ясалма яңгырый, чын тормыш сөйләмен чагылдырмый. Кайбер текстларда әдәби стиль кулланыла, хәтта классик әдәбияттан өзекләр бирелә.
Сайтны сынаган укытучы кайбер техник хаталарны билгеләде, belem.tatar сайтыннан скриншот
— Бу югарырак дәрәҗәләр өчен туры килә. Әмма башлангыч этапта нейтраль, гап-гади, көндәлек сөйләм кирәк. А1-А2 дәрәҗәләрендә тел матурлыгы һәм хәтта грамматик дөреслек тә шулкадәр мөһим түгел, иң мөһиме: үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерү — дип аңлата ул.
Укытучыларның аудио материалларның техник ягыннан да шелтәләре бар: дикция, монтаж, сөйләм темпы һәрвакытта да уңайлы түгел.
Шуңа да карамастан, белгечләр бер фикердә: бу проект – соңарып ясалган булса да, бик кирәкле адым.
— Бу – нигез. Моны үстерергә, камилләштерергә кирәк. Әмма иң мөһиме – мондый систем, ниһаять, барлыкка килде, — диләр алар. Алар проектны киң кулланырга, мәктәпләрдә, курсларда активрак кертеп җибәрергә, кулланучылардан фикер җыярга тәкъдим итә.
— Мондый эшләр туктап калырга тиеш түгел. Аларны даими рәвештә яңартып, камилләштереп торырга кирәк. Укытучылар да, методистлар да, укучылар да бу процесста катнашырга тиеш, — дип саный белгечләр.
Азатлык Радиосының татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" порталы да татар телен өйрәнүдә дәрәҗәләр тәкъдим итә: башлангычлар һәм дәвам итүчеләр өчен курслар, телне көндәлек тормышта куллану һәм башкалар.
Моннан тыш Telegram-каналда да материаллар тел авырлыгына карап тәкъдим ителә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!