ФСБ Роскомнадзор җитәкчеләренә каршы теракт әзерләгән дип саналган кешенең берсе Уфада тоткарланган

Русия Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) 24 апрельдә хәбәр итүенчә, Украина махсус хезмәтләре, Русиядә Telegram мессенджерын томалауга комачауларга теләп, Роскомнадзор җитәкчеләренә каршы теракт оештырырга омтылган, әмма төркем җитәкчесен ФСБ хезмәткәрләре үтергән, тагын җиде кеше тоткарланган.

Белдерүдә әйтелгәнчә, "Киев тарафыннан җәлеп иткән неофашистик карашлы кешеләр" Роскомнадзор җитәкчеләре утырган машинаны шартлатырга ниятләгән. Төркем җитәкчесе дип фаразланган кеше үтерелгән, аңа 22 яшь булган диелә. Мәскәүдә, Уфада, Новосибирскида һәм Ярославльдә тагын җиде кеше тоткарланган дип белдерелә.

ФСБ аларны "Украина махсус хезмәтләре Telegram мессенджеры аша вербовкаланган" дип белдерә. Махсус хезмәт тоткарлау видеосын да чыгарды һәм шикләнелүчеләрдән корал, "неонаци тамгалар һәм Украина хәрби төркемнәре тамгалары", шулай ук "Русиядә тыелган Украина террорчылык оешмасына кушылу күрсәтмәләре" табылуын хәбәр иткән. Кайсы оешма икәнлеге әйтелми. Бу хәлләр 18 апрельдә үк булган дип раслана.

Хәбәрдә Русия хакимияте чикләргә тырышкан Telegram тагын бер урында теләгә алына: анда "Украина махсус хезмәтләре мәгълүмати киңлек иминлеген тәэмин итүдәге Роскомнадзор чараларын, шул исәптән Telegramны томалауга каршы торырга тели" диелә. ФСБ белдерүендә әлеге мессенджер "диверсия, террорчылык, экстремизм, кибер ялган һәм башка авыр җинаятьләрдә киң кулланыла" дип әйтелә.

ФСБ китергә хәбәрне бәйсез раслау юк. Соңгы вакытта махсус хезмәт теракт әзерләүдә шикләнелүчеләрне тоткарлау вакытында үтерү турында ешрак хәбәр итә.

Февраль аенда Роскомнадзор Telegram эшчәнлеген чикләүдә өстәмә чаралар турында белдергән иде. Соңрак ФСБга сылтанып, мессенджерны Украина махсус хезмәтләре куллана дигән язмалар чыкты. Telegram-га нигез салучы Павел Дуровка каршы җинаять эше ачылуы турында да хәбәрләр барлыкка килде. Шул ук вакытта Роскомнадзор мессенджерны турыдан-туры томалау турында әлегә игълан итмәде (Facebook, X яки WhatsAppтан аермалы буларак), әмма ФСБ үз белдерүендә "томалау" сүзен куллана.

Telegram-ны томаларга тырышу гамәлләре җәмгыятьтә шау-шу уятты, шул исәптән хәрби блогерлар да Telegramны томалауны тәнкыйтьләде, ә социология хезмәтләре Владимир Путин рейтингы кимүен теркәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!