Twitch "Алабуга Политех"ны рекламалаган стримерларны томалаган

"Алабуга Политех" бинасы

“Алабуга Политех”ның рәсми аккаунты һәм тагын 14 стример аккаунты ябылган

АКШның Twitch стриминг сервисы "Алабуга Политех" оештырган Counter-Strike 2 чемпионатын трансляцияләгән стримерларның аккаунтларын томалаган. Бу хакта блогер Алексей Губанов хәбәр итә.

Аның мәгълүматынча, "Алабуга Политех"ның рәсми аккаунты һәм тагын 14 стример аккаунты ябылган.

Esports басмасы хәбәр итүенчә, кулланучылар 30 көнгә томаланган, ә аларның аккаунтларына бәйле ахыргы карарны Twitch модераторлары кабул итәчәк. Башлангыч мәгълүматларга күрә, томалау сәбәбе — аккаунтлар трансляцияләгән чемпионат узган урынның Европа Берлеге санкцияләре астында булуы.

  • Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!