Мәхкәмә кырымтатар журналисты Лутфие Зудиеваның "ят агент" статусы турындагы шикаятен кире каккан

Лутфие Зудиева

Зудиева кырымтатар хокуклары бозылуы турында даими сөйләүче журналист.

Мәскәүдә икенче кассация мәхкәмәсе аннексияләнгән Кырымнан хокук яклаучы һәм "Грати" журналисты кырымтатар Лутфие Зудиеваның "ят агентлар" реестрына кертелүенә каршы өченче инстанциядә биргән шикаятен канәгатьләндермәгән. Бу хакта "Крым. Реалии" яза.

Утырыш 19 мартта узган, әмма карар тексты белән Лутфие Зудиева һәм аның адвокатлары бары тик берничә көн элек кенә таныша алган. Бу вакыт эчендә карар аларга тапшырылмаган.

Зудиеваның адвокатын утырышка кертмәгәннәр. Билгеләнгән вакытта мәхкәмәгә килгәч, утырышның планлаштырылганнан иртәрәк узуын һәм карарның "үзгәрешсез калуын" әйткәннәр.

Кырымның Җанкөй район мәхкәмәсеннән видеоконференция аша утырышта катнашу турында гаризаны хөкемдар кире каккан. Апелляция дәрәҗәсендә Зудиевага мондый формат рөхсәт ителгән булса да, бу юлы, имеш, ул Кырымнан Мәскәүгә барудан баш тарту өчен ышандырырлык сәбәпләр китермәгән дип санаганнар.

Зудиева "Грати" басмасына сөйләвенчә, Мәскәүдә шикаятьне карау вакыты турында аңа хат аша хәбәр иткәннәр. Әмма видеоконференция аша Җанкөй район мәхкәмәсеннән катнашу турындагы гариза кире кагылган.

Зудиева сүзләренчә, карар тексты анарга бүгенгә кадәр аңа җибәрелмәгән, ә адвокаты аны икенче омтылыштан гына барып ала алган.

Мәхкәмә хөкемдарлары апелляция инстанциясе карарын үзгәрешсез калдырган һәм анда китерелгән барлык дәлилләр белән килешкән. Янәсе, Зудиеваның "чит ил йогынтысы" астында булуын аның украин бәйсез "Грати" басмасында мәкаләләр бастыруы, медиага һәм халыкара оешмаларга комментарийлар бирүе, шулай ук хокук яклаучыларга ярдәм итүче халыкара Front Line Defenders оешмасындаа әгъза булуы дәлилли. Әмма ул әлеге оешма хезмәткәрләре арасында беркайчан да исәпләнмәгән.

Шулай ук мәхкәмә элекке хөкемдарлар фикере белән килешкән һәм, янәсе, Зудиева чит ил чыганакларыннан акча алган дигән нәтиҗә ясаган. Моңа нигез итеп аның иренең көнкүреш ихтыяҗлары өчен аның хисабына акча күчерүе күрсәтелгән. Ире Кырымда агротоварлар сату белән шөгыльләнә, һәм ФСБ мәгълүматларынча, 2024 елның февраль–август айларында ул, имеш, Германия, Украина һәм Вьетнам ватандашларыннан акча алган. Лутфие Зудиева эшендә "чит илдән финанслау"ның башка билгеләре телгә алынмый.

Шикаять каралганда Зудиева беренче инстанция мәхкәмәсе карары ялган раслауларга (аерым алганда — аның Front Line Defenders оешмасына әгъзалыгы турындагы фикергә) һәм фактларны дөрес аңлатмауга нигезләнгәнен әйткән. Аның сүзләренчә, бәйсез журналистика һәм хокук яклау эшчәнлеге "сәяси" дип бәяләнгән, ә иренең икеләтә ватандашлыгы булган кешеләргә тауар сатуы (ул моны белә дә алмаган, чөнки сатып алучылардан паспорт таләп итәргә хокукы юк) "чит ил чыганакларыннан акча алу" дип каралган. Ул чакта мәхкәмә аның дәлилләрен игътибарсыз калдырган, ә хәзер исә аларны утырышта әйтергә дә мөмкинлек бирмәгән.

Зудиева бу карарны Русиянең Югары мәхкәмәсендә шикаять итәргә ниятли.

  • Русия Юстиция министрлыгы Зудиеваны 2025 елның 16 маенда "ят агент" дип таныды, аның журналистик һәм хокук яклау эшчәнлеген "сәяси" дип бәяләде. Министрлык карары Роскомнадзордан, шулай ук Кырымдагы Русия Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ идарәләреннән 2024–2025 елларда кергән "мәгълүматка" нигезләнгән.

Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!