Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны тоткарлаган. Куәт оешмасы вәкилләре аны эш бүлмәсенән алып киткән. Ул республиканың Тикшерү комитеты идарәсенә сорау алуга китерелгән. Тикшерү комитеты белдерүенчә, Уфа мэрын вазифаи вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр. Аны 48 сәгатькә кулга алганнар.
Элегрәк Мәүлиев һәм аның ике урынбасары - Рөстәм Хаҗиев һәм Агарагим Кагиргаджиев йортларында да тентүләр узган. Бу хакта "Пруфы" һәм "Уфа1" хәбәр итә.
Чыганаклар мәгълүматынча, тикшерү эшләре "Радуга" шифаханәсе җирләре белән бәйле алдашулар турындагы җинаять эше кысаларында алып барыла.
"Однажды в Башкирии" Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, мэрны тоткарлау Уфадагы Бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРКЦ) мөдире Айгөл Винникова эше белән бәйле тикшерүнең дәвамы булып тора. Аны муниципаль милекне канунсыз рәвештә бүлеп чыгару схемасын оештыруда шикләнәләр. Бу эш "Яшел роща" элиталы райондагы корылмаларга кагыла.
Тикшерүчеләр фикеренчә, ЕРКЦ муниципаль унитар оешмадан (МУП) җаваплылыгы чикләгән җәмгыятенә (ООО) үзгәртелгәннән соң, аңа "Радуга" шифаханәсе кушылган. Соңрак аның җирлегеннән 0,13 гектар җир аерып алынып, анда урнашкан гараж белән бергә, сату-алу аукционы үткәрмичә, бә йле (афиллированный) затка тапшырылган.
Шулай ук шифаханә җирләренең берничә өлешкә бүленүе турында версияләр бар, бу урманда элиталы төзелешкә әзерлеккә ишарәләргә мөмкин.
Муниципаль милек язмышы һәм шәһәр оешмалары статусы турындагы карарлар шәһәр җитәкчелеге катнашыннан башка кабул ителмәгәнгә күрә, тикшерү югары дәрәҗәле түрәләрне дә кулга алган булуы ихтимал дип фаразлана.
Ратмир Мәүлиев Уфа мэры итеп 2022 елның 16 мартында расланды.
- Ратмир Мәүлиев -1989 елның 14 августында, Нефтекама шәһәрендә туган. 2011 елда Башкорт дәүләт университетының "Юриспруденция" белгечлегенә укыган. 2014 елда Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлаган.
- Башкортстанның Дәүләт җыены каршындагы яшьләр иҗтимагый пулатына кергән.
- 2015 елның ноябреннән декабренә кадәр Татарстанның Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш өчен җаваплы урынбасары, 2015 елның декабреннән 2016 елның апреленә кадәр Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын үтәде.
- 2016 елның апреленнән 2019 елның мартына кадәр Татарстанның Әлмәт районы башлыгының инвестицион үсеш киңәшчесе булып эшләде.
- Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә мэр булып 2019 елның мартыннан торды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!