Нью-Йорктагы атаклы "Melodia" хатын-кызлар хоры татарча җырлар башкарды

Хорда җырлаучылар. Уртада Зәринә Вилданова

"Global Ehoes" ("Дөнья кайтавазлары") җыр концертында американ, япон, индонезия классик җырлар белән беррәттән татар халык җырлары һәм заманча композиторлар җырлары да яңгырады. Бу — атаклы хор тарихында беренче мондый тәҗрибә. Татар җырларын башкаруны оештыручысы — Нью Йоркта яшәүче танылган татар җырчысы Зәринә Вилданова.

26 апрель Нью-Йорк шәһәрендә Манхеттенда урнашкан "Илаһи апостоллар" чиркәвендә "Melodia" хатын-кызлар хоры концерты узды. "Melodia" — Нью- Йоркта 24 ел дәвамында эшләп килүче хор. Аның оештыручы — Дженни Кларк, ә сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — Синтия Пауэлл.

Бу тоташ хатын-кызлардан торган хор, аның музыкантлары да хатын-кызлар. Алар классик һәм заманча әсәрләр башкара, даими концертлар оештыра. Быел алар үз програмнарына татар җырларын да алган. Концертта ике татар җыры башкарылган. Аның берсе — татар халык җыры "Умырзая", аның көен хор өчен Татарстан композиторы Миләүшә Хәйруллина эшкәрткән. Икенче җыр — Татарстан халык шагыйре Ренат Харисның сүзләренә Элмир Низамов көй язган "Акчарлаклар". Өченче җыр шулай ук Элмир Низамовныкы, "Дога" дип атала. Ул урысча яңгыраган. Концертта япон, индонезия, шотланд, француз халык җырлары инглиз теленә тәрҗемә ителеп башкарылган. Әмма "Умырзая" белән "Акчарлаклар" җырларын "Melodia" хатын-кызлар хоры татарча җырлаган. Хорда махсус чакырылган җырчы буларак татар җырчысы Зәринә Вилданова чакырылган, ул да концертта катнашкан.

Концерттагы соңгы җыр алдыннан "Melodia" хатын-кызлар хорының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Синти Пауелл хор тарихы турында сөйләгән. Ул шулай ук Зәринә Вилданова турында аерым сөйләгән һәм ни өчен хор үз концертында татар җырларын да башкаруын аңлаткан. Дирижер Нью-Йоркта Зәринә Вилданованың татарча җырлавын ишеткән. Узган ел "Melodia" хоры азәрбайҗан җырын башкарган булган. Зәринәнең кем, кайдан булуын сорашкан, җырчы исә татарлар турында, татар җырлары, Татарстан турында сөйләгән. Шунда хор белән татарча җырларга туры килерлек җырлар бармы дип сораган һәм бергә чыгыш ясарга тәкъдим ясаган.

Нью-Йорктагы хорның нинди җырлар башкаруын сайлау эше Зәринә Вилдановага тапшырылган.

"Бу— катлаулы эш, чөнки җырлар нәкъ хатын-кызлар хоры башкарырлык та, аларның тавышларына туры килергә дә тиеш", дип аңлатылган. Элмир Низамов белән Миләүшә Хәйруллинаның җырлары туры килгән. Хор белән татарча җырларны өйрәнү катлаулы булган, Зәринә җырчыларны татар сүзләрен ничек дөрес итеп әйтергә, авазлар ничек яңгырарга тиешлеген өйрәткән. Репетицияләр гыйнвардан бирле барган. Зәринә Вилданова җыр текстларын латин әлифбасында язган, тәрҗемә иткән, җыр тарихларын, аның эчтәлеген сөйләгән, татарлар, Татарстан турында аңлаткан. Зур эш башкарылган.

Концерт вакытында Синти Пауелл Татарстанның Русия эчендә урнашканын, аның үзенчәлекле һәм борынгы җир һәм мәдәниятле урын булуын сөйләгән, барырга теләге булучылар өчен кызыклы урын, дип чыгыш ясаган.

Концерт түләүле булган, билетлар барысы да алдан сатылып беткән. "Буш урыннар калмады, хәтта басып караучылар күп иде", ди анда катнашучы татарлар. Концертка якынча 30 татар килгән. Тамашачылар арасында Нью-Йорк, Нью-Джерси, Канададан татарлар булган.

— Барлык җырларны да тамашачы җылы кабул итте. Азакка кадәр карадылар, чыгып киткән кешене күрмәдем. Барлык татарлар да "Умырзая"ны ишетү белән елый башлады. Җырның көче, халыкның хәтер көче, хорның профессиональлеге — барысы да тәэсир итте, күңелне актарып чыгарды. Җыр бара, күздән аккан яшьләрне тыеп булмады. Бердән үзебезгә якын җыр, аның мәгънәсе дә тирән, гомер кыска, күз йомганчы барысы да уза, шуны да аңлау моңлата, әле өстәвенә туган җирләреннән меңләгән чакрым ераклыкта, икенчедән, Нью-Йорк үзәгендә утырып американ хорының татарча җырлавын да аңлау тынны кыса, елата. Бик көчле тәэсир итте. 26 апрель, Тукайның туган көнендә чиркәү эчендә татар җырларын тыңлап утырырмын дип күз алдына да килгәне булмады.

Хорның профессиональ булуы да тәэсир итте. Бернинди дә акцент сизелмәде, бу инде көйне, авазларны отып алу таланты һәм җитди әзерләнү, даими репетицияләрдә эшләү. Безнең җырларны тәрҗемә итмичә башкаруларын яраттым, канатландым. Тәннәр чемер-чемер килде,— дип сөйләде концертта катнашкан татар.

Концертка килә алмаучылар аны 6 июньдә онлайн карый алачак, теркәлү бушлай.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!