Русиянең Украинага каршы сугышына һәлак булган Русия хәрбиләренең 216 меңнән артык исеме расланган. Би-би-синың урыс хезмәте "Медиазона" һәм волонтерлар такымы белән бергә Украинага каршы сугышта һәлак булган 216 205 Русия хәрбиенең исемнәрен ачыклаган.
Югалтулар саны белән беренче ике урында Башкортстан белән Татарстан республикалары бара. Ике республикада гына югалтулар саны Әфган сугышындагы бөтен совет гаскәрләре югалтуларын узып киткән.
"Медиазона" белән Би-би-си исемлегендә бүгенге көндә Башкортостаннан 9500дән артык үлем, Татарстаннан – 8 меңнән артык үлем теркәлгән. Бергәләп, ике республикадан кимендә 18 116 кеше үлеме турында билгеле.
Әфганстанда Советлар берлегенең 10 ел дәвам иткән сугышы барышында, рәсми саннарга караганда, 15 меңгә якын кеше үлгән. Шулай итеп, Башкортстан белән Татарстан югалтулары бу күрсәткечтән инде 20%ка югарырык, ди Би-би-си.
Журналистлар алып барган Русия югалтулары исемлегенә соңгы атнада тагын 4600ләп исем өстәлгән. Узган ел белән чагыштырганда үсеш темпының югарырак, ди алар.
Соңгы айда расланган үлемнәрнең күпчелеге 2024 елдан бирле хәбәрсез югалган дип саналган хәрбиләргә карый. Алар соңрак Русия ягы тарафыннан һәлак булган дип танылган.
- Сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан сугышчылары үлемнәре исемлеген Азатлык Радиосы да алып бара. Бүгенге көндә исемлектә ике республикадан 18406 исем бар. Башкортстаннан 9741, Татарстаннан 8665 үлем турында билгеле.
- Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!