Берничә илдә, шул исәптән АКШ һәм Украинада нефть-газ инфраструктурасының мөһим системнарына хакер һөҗүмнәре ясауда гаепләнеп АКШта кулга алынган Русия ватандашы Артём Ревенский 2021–2023 елларда Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында баш белгеч булып эшләгән. "Алабугада" Украинага каршы сугышта куллану өчен Иранның "Шахед" дроннарының Русия версиясе җитештерелә. Бу хакта "Агентство" басмасы яза.
Bloomberg хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе көнне, җәза йомшарту тәкъдиме хисабына, русияле гаебен тану турында килешү төзегән.
Апрель башында киберҗинаять мохитендә Digit тәхәллүсе белән билгеле Ревенски компьютер системнарына зыян салу өчен сүз куешуда, элемтә чараларын кулланып алдашуда һәм шәхси мәгълүмат урлауда АКШ федераль прокуратурасы тарафыннан гаепләнде.
Гаепләү ягы фикеренчә, ул Русия хакимиятләре белән бәйле Sector16 хакер төркеме әгъзасы булган һәм АКШ, Украина, Германия, Франция һәм Латвиядә нефть-газ инфраструктурасы системнарына үтеп керү чараларында катнашкан. Аерым алганда, 2025 елның гыйнварында, Sector16 Техас штатындагы бер корылмада нефть насослары һәм саклау мичкәләре өстеннән контроль урнаштырган. Башка штатлардагы берничә корылманы да хакер ватып ачкан.
Bloomberg һәм "Агентство" эш материаллары турында язганда Sector16 шулай ук Украинадагы мөһим инфраструктурага каршы диверсияләр планлаштырган, ә Ревенский бер фикердәшенә бөтен Украинада өч көнгә электрны өзү өчен 5 миллион сум алырга исәпләвен белдергән. Хакерлар Полтавадагы газ инфраструктурасы корылмасына да керү мөмкинлеге алган һәм моны физик зыян салу өчен ничек кулланырга мөмкин икәнен тикшергән, әмма чын зыян китерелүе турында мәгълүмат юк.
"Агентство" таралган мәгълүматларга таянып язуынча, шикләнелүче кимендә 2021 елдан "Алабуга"да эшли башлаган һәм 2023 елга аналитика модуле махсус проектлар хезмәтенең баш белгече вазифасын алып торган. Соңрак анда эшләү-эшләмәве билгесез. Узган елның ноябрендә ул АКШта сак астына алынган, адвокат сүзләренчә, аны Доминикана Республикасында тоткарлаганнар. Ревенский үзе бу хакта берни белдермәде.
Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. Анда эшчеләрне төрле илләрдән — Һиндстаннан, Африкадан, Үзәк Азиядән һәм Латин Америкасыннан җәлеп итәләр. Моның өчен җирле инфлюенсерлар һәм реклам кулланыла.
Американың "Демократияне яклау фонды" аналитиклары "Алабуга Старт"ны Русия хәрби-сәнәгать комплексы өчен мәҗбүри хезмәт көчен җәлеп итүнең глобаль каналы дип атый.
Русия "Алабуга"да дроннар җитештерелүен яшерми. "Алабуга Политех" көллияте белән махсус икътисади зона арасындагы бәйләнеш расланган дип санала. 2025 елның июлендә "Звезда" телеканалы (Русия саклану министрлыгына карый) тапшыруында "Алабуга" махсус икътисад зонасында "Герань" дроннарын күпләп җитештерү җайга салынуы турында сөйләде. Канал җыю эшләренең масштабын күрсәтте, анда көллият студентлары да катнаша.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!