Азатлык Радиосының элекке журналисты Алсу Кормаш быел James Foley Foundation тарафыннан бирелә торган Халыкара матбугат иреге бүләгенә лаек дип табылды. Бу бүләк журналистларны яклау һәм матбугат иреге өчен алып барган эшчәнлек өчен тапшырыла.
— Матбугат иреге бүләген алу һәм гаделсез рәвештә тоткарланган журналистларны иреккә чыгару өчен эшләү – зур дәрәҗә, — диде журналист.
Аның белән бергә бүләк Алсуның ире Павел Буторинга да бирелә. Бу хакта бүләкне рәсми сайтында әйтелә.
Алсу Кормаш үз чыгышында Азатлык радиосында эшләгән һәм бүгенге көндә төрмәдә утырган өч журналистны искә алды.
— Русиядә Ника Новак, Азәрбайҗанда Фәрид Мәһрализаде, Иранда Реза Вализаде Азатлык радиосында эшләгән өчен төрмәдә утыра, якыннарыннан аерылган. Журналистика – җинаять түгел, — ди ул.
Джеймс Фолей оешмасы – чит илләрдә гаделсез тоткарланган һәм төрмәләрдә утырган американ ватандашлары өчен һәм журналистлар иминлеге өчен көрәшүче оешма. Ул 2012 елда Сүриядә урланган, 2014 елда "Ислам дәүләте" сугышчылары тарафыннан үтерелгән АКШ журналисты Джеймс Фолей хөрмәтенә төзелгән.
Журналистларны яклау комитеты мәгълүматына караганда, бүген дөньяда кимендә 327 журналист үз эшләре өчен төрмәдә утыра, аларның биштән бере җәберләү яки кыйнау очраклары турында хәбәр итә.
- Алсу Кормаш – Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәтенең элекке хәбәрчесе, ике бала анасы. 2023 елның октябрендә ул Русиядә "ят агент" булып теркәлмәүдә гаепләнеп кулга алына. Шуннан соң аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә дә җинаять эше ачылды. Журналист эше өчен Кормаш 6,5 ел колониягә хөкем ителде.
- 288 көн төрмәдә утырганнан соң, 2024 елның августында Кормаш Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты, ире һәм балалары янына кайта алды.
- "Мин үземне беркайчан да җинаятьче дип санамадым. Азатлык Радиосында эшләү җинаять түгел. Азатлык язганны уку җинаять түгел. 70 ел буена бу медиа татарларга ана телендә ирекле мәгълүмат биреп килә. Бу беркайчан да җинаять була алмый", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!