Британия «Алабуга Старт» програмы хезмәткәрләрен санкцияләрен исемлегенә керткән  

"Алабуга Старт" програмының реклам фотосы

Чикләүләр исемлегенә 18 физик һәм юридик зат кертелгән. Аларның күбесе «Алабуга Старт» програмы белән бәйле.

Британия "Алабуга Старт" програмы нигезендә кешеләрне өндәүчеләрне санкцияләрен исемлегенә керткән.

Исемлеккә Элмир Сәйфуллин, Чулпан Исламова, Савсан Юсупова, Анастасия Барышева һәм Константин Трифонов кертелгән. Лондон аларны "Алабуга Старт" програмы буенча үгетләүчеләр дип саный.

Моннан тыш чикләүләр Enangue Holding француз ширкәте һәм аның мөдирегә дә салынган. Британия тышкы эшләр министрлыгы документында әйтелгәнчә, әлеге структура "Алабуга"га Камеруннан эшчеләр җыю белән шөгыльләнә.

Санкциялә исемлегенә кертелүчеләрнең Британиядә активларын томалауны күздә тота, аларга илгә керүне тыя. Барлык Британия ширкәтләренә һәм ватандашларына исемлектәге кешеләргә икътисади ресурслар тәкъдим итү тыела.

БУ ТЕМАГА:

Кызлар килә. Латин Америкасыннан Алабугага дрон җыярга
  • "Алабуга" махсус икътисад зонасы төрле илләрдән яшьләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән "Алабуга старт" исемле програм эшләтеп җибәргән иде.
  • "Алабуга Старт" програмы саклану-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен мәҗбүри эшче көч китерүнең глобаль каналы булып тора. Әлеге програмга күрә "Алабуга" махсус икътисад зонасында эшләү өчен төрле юллар белән чит ил, аеруча БДБ, Африка кешеләрен яллыйлар. "Алабуга"да Русиянең Украинага каршы баскын сугышы өчен дроннар җитештерелә.
  • Татарстандагы "Алабуга Политех" көллияте студентларын дроннар җыюга җәлеп итү турында Азатлык Радиосы инде язган иде. Соңгы айларда блогерлар, стримерлар, хәрби хәбәрчеләр һәм сугышны яклаучы каналлар әлеге көллият турында даими яктыртып бара.
  • Африкадан кызларны Русиядәге пилотсыз очкычлар җыю заводына җәлеп итү турындагы медиаязмалар дөнья күргәннән соң, узган елның ноябрендә "Алабуга" җитәкчелеге чит ил журналистларын програмны каралтырга маташуда гаепләде. Бүген санкцияләр исемлегенә кертелгән проектлар төркеме җитәкчесе Элмир Сәйфуллин ТАСС агентлыгына "Алабуга Старт" тирәсендәге мәкаләләр — уңышлы Русия проекты тирәсендә тискәре фон тудыру омтылышының ачык мисалы" дип белдергән иде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!