Мөфти Равил Гайнетдин күп фатирлы йортларда гыйбадәт кылуны чикләү канун өлгесенә каршы Путинга мөрәҗәгать итте

Равил Гайнетдин

Гайнетдин мөселманнардагы гыйбадәтнең һәм дини йолаларның җәмәгать белән уздырылуы турында яза.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Русия президенты Владимир Путинга күп фатирлы йортларда гыйбадәт кылуны чикләү турындагы канун өлгесенә кагылышлы мөрәҗәгать юллаган.

Бу хакта Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сәхифәсе хәбәр итә.

Хатта Равил Гайнетдин "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" турындагы Федераль канунның 16 һәм 24 маддаләренә һәм Русия торак кодексының 17 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы" федераль канун өлгесенә бәйле Русия мөселманнары диния идарәсенең фикерен җиткерә.

Әлеге канун өлгесе күп фатирлы йортларның торак булмаган биналарында һәм шул йортларга якын урнашкан янкормаларда дини чараларны үткәрүне тыя.

Шулай ук фатирда анда теркәлеп яшәүче генә гыйбадәт кыла алачак, әгәр ул үзендә кунакта булган туганнары яки дуслары белән бергә намаз укыса, канун бозучы булачак. Шулай ук канун өлгесе бу биналарда миссионерлык, ягъни дәгъват эшчәнлеген тыя — җәмәгать догасы вакытында фатирдагыларның берәрсе башка дин әһеле була калса, бу алым аңа дәгъват кылу дип саналачак.

Русия мөселманнары диния нәзарәте башлыгы сүзләренчә, канун өлгесен кабул итү ватандашларның Конституция нигезендә бирелгән хокукын - дин тоту иреген бозуга китерәчәк һәм Русиянең күп кенә төбәкләреннән канун өлгесенә бәйле имамнар һәм дини берләшмәләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр килә.

Гайнетдин мөселманнардагы гыйбадәтнең һәм дини йолаларның җәмәгать белән уздырылуы турында яза.

Шулай мөфти мөселман гыйбадәт биналары һәм Русия төбәкләрендә ислам инфраструктурасы җитмәү проблемын да билгели.

  • Татар-башкортларда гомер-гомергә Коръән уку, никах укыту, балага исем кушу, ифтарлар һәм башка чаралар өйләрдә дә уза. Бу Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар-башкортларны берләштерү чарасы да булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!