Британия Русиягә каршы санцияләрне киңәйтте. Ил хөкүмәте сәхифәсендә чыккан мәгълүматка күрә, яңа исемлеккә тагын 85 оешма һәм шәхес өстәлгән. Алар арасында Татарстанның "Сәләт – Ак Барс" яшьләр үзәге дә бар.
Татарстан карамагындагы әлеге үзәк Русия аннексияләгән Кырымда Кара диңгез буенда урнашкан. Ул 2022 елның 1 июлендә ачылды. Шуннан бирле Татарстан хакимияте Русиянең Украинага каршы сугышы дәвамында балаларны Кырымга ял итәргә җәйге аланнарга җибәрә. Анда шулай ук Русия оккупациясендә калган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендәге балалар да ял итте. Шул ук вакытта аннексияләнгән ярымутрау даими рәвештә дроннар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.
2024 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәләт-Ак Барс" балалар аланында булып, танышып китте.
Британиянең бүгенге санкцияләр исемлегендә аерым алганда, "Диалог" оешмасы җитәкчеләре, Русия яшьләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Григорий Гуров, "ЛНР"ның яшьләр сәясәте министры Юлия Величко, "ДНР халык шурасы" депутаты һәм катнаш көрәшче Максим Швец, Новосибирски өлкәсе балалар хокуклары вәкиле Надежда Болтенко һәм башкалар эләккән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!