Татарстанда Украинадагы сугыштан кайтучылар өчен тернәкләндерү үзәге ачмакчылар

Иллюстратив фото

Эш планлаштырганнан акрынрак бара.

Татарстанда Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучылар һәм инвалид булганнар өчен тернәкләндерү үзәге төзеләчәк.

"Татнефть" ширкәте моның өчен шифаханә биргән. Хәзер аны заманча таләпләргә туры китерәләр.

Тернәкләндерү үзәге төзелү турында Татарстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутат Максим Топилин белдергән. KazanFirst язуынча, Топилин эшнең фаразланганнан акрынрак баруын әйткән.

"Кызганычка гарип булып, яраланып кайткан кешеләр бар. Алар өчен Татарстанда яңа тернәкләндерү үзәге булдыру эше бара. Шифаханә бүлеп биргән "Татнефть"кә зур рәхмәт. Хәзер аны тәртипкә китерергә кирәк. Эш бара. Тизрәк булыр дип уйлаган идек, ләкин тормыш барысын да үз урынына куя: финанс чыгымнар, проект документлары. Әмма карар кабул ителгән", дигән Топилин.

  • Инде узган елны ук Бөгелмәдә Украинадагы сугыштан кайтучылар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру турында әйтелгән иде. "Бизнес Online" аны "Татнефть"кә караучы "Лилия" исемле шифаханәдә булдырачаклар дип язды. Русия социаль фонды рәисе Сергей Чирков үзәкне булдыру турында фәрманны узган ел 15 майда имзалаган иде
  • Элегрәк Уфаның танылган "Зеленая роща" шифаханәсенең 75%ын Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләре турында әйтелде.
  • Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара. Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 9934, Татарстаннан 8936 кеше һәлак булган.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!