Уфада тантаналы рәвештә Владимир Жириновский исемендәге урамны ачтылар

Тантаналы ачылыш

Жириновский урамын булдыру идеясы берничә ел дәвам итте

Шул уңайдан Уфага ЛДПР фиркасе башлыгы Леонид Слуцкий килде. Ул яңа урам ачылышында тантаналы рәвештә тасма кисте дип яза Sota. 800 метрга сузылган бу яңа урам Уфаның Дим һәм Ленин районнары арасында урнашкан.

Жириновский урамын булдыру идеясы берничә ел дәвам итте. 2025 елны декабрьдә онлайн тавыш бирүдә каршы булучылар күбрәк иде. Быел Уфа мэриясе икенче тапкыр уздырган сораштыруда катнашучылар шәһәрдәге урамга Жириновский исемен бирүне яклап чыкты.

Шул ук вакытта "Гражданский Союз — Уфа" сәүдәгә корылмаган оешма (НКО) вәкилләре тавыш бирү барышындагы сәер үзгәрешкә игътибар иткән иде.

Аларның мәгълүматларынча, атна дәвамында урамга исем бирүне "яклап" килүчеләр даими рәвештә 200 тавышка калышып килгән. Әмма соңгы төн эчендә хәл кискен үзгәргән: әлеге инициативага өстәмә рәвештә 800дән артык тавыш өстәлгән. Сораштыру 1 апрельгә кадәр дәвам итте.

Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы төбәкне өйрәнүчеләр, башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады.

▪️1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!