19 май көнне Русиянең төрле төбәкләрендә көч структуралары мөселман дини эшлеклеләренең берничәсен тоткарлады. Тоткарланучылар арасында Мордовия мөфтие Раил Асаинов, Карелиянең элекке мөфтие, Көньяк Бутоводагы мәчетнең имам-хатыйбы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзасы Висам Али Бардвил, Петербурда "Төньяк-Көнбатыш мөселманнары җәмгыяте" үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисен Хенни Мөхәммәд, Сарытау өлкәсе мөфтие киңәшчесе һәм "Шәех Саид" мәдрәсәсе укытучысы Әл Хиха Нидаль Авадалла Әхмәд бар иде.
Асаиновтан тыш тоткарланган дин әһелләренең барысы да гарәпләр. Telegram канал мәгълүматына караганда, Асаиновны мәхәлләдәге биш активист белән тоткарлаганнар, әмма бер тәүлектән соң мәхәллә кешеләрен җибәргәннәр. Асаиновның тоткарлануын Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте икенче көнне үк раслады һәм тикшерү фаразына күрә, Асаинов Мордовия дәүләт университетындагы "Ислам икътисады һәм финанслары" магистр програмы җитәкчесенә тыңлаучы студентлар сессияне тапшыра алсын өчен ришвәт тәкъдим иткән дип белдерде. Мөфти урынбасары Рәшит Абдрашитов бу хәлне "аңлашылмаучылык" дип атады һәм "нинди дә булса ришвәт турында сүз була алмый" диде. Асаиновны 48 сәгатькә тоткарлануы әйтелде. 21 май көнне кичен аның азат ителүе турында билгеле булды.
БУ ТЕМАГА:
Мөселман адвокатларына басым көчәяКайбер ислам ресурслары һәм Telegram-каналлар тоткарланучыларның бер өлеше чит ил дини структуралары һәм "Мөселман кардәшләре" оешмасы белән бәйле булуы турында язып чыкты. Мисал өчен Висам Али Бардвилга административ эш ачылды. "Нерусский" Телеграм каналы Бардвил хаҗга китәргә җыенганда һава аланында тоткарланган дип язып чыкты. Мәхкәмә аны полициягә буйсынмау турындагы маддә нигезендә 15 тәүлеккә кулга алган. Бу хакта ТАСС язды. Имеш Шереметьево һава аланында ул документларын күрсәтүдән баш тарткан һәм полиция машинасына утыртканда каршылык күрсәткән.
Тоткарланганнарның барысы да Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин идарәсенә карый. Соңгы елларда Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә басым бара.
БУ ТЕМАГА:
Мәскәүдә хакимияткә куштан яңа мөфтият оешып ята"Нерусский" Телеграм каналын алып баручы Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына әйтүенчә, бу инде мөфтиләрне, элекке мөфтиләрне тоткарлау гына түгел, ә күптәннән гамәлгә ашырылып килгән стратегиянең чираттагысы. Аның фикеренчә, әлеге стратегиянең максаты — Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген чикләү.
"Бу бүген генә башланмады, әлеге оешманы ябарга тырышучылар инде, мөгаен, 25 еллап эш алып бара. Моның артында кайбер лоббист төркемнәрнең шәхси дошманлыгы ята кебек. Аларны төрлечә атыйлар: "исламофоб лобби" дип тә, Русиядә ислам өлкәсен күзәтүче көч структураларының рупорлары һәм башкалар.
Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң сәяси мохит күзлегеннән караганда, иртәме-соңмы бу хәлнең кискен фазага күчеп, конкретрак чаралар күреләчәге аңлашылды. Әмма шул ук вакытта Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасы, төрле дәгъваларга, тәнкыйтьләргә, басымнарга, хәтта җитәкчеләренең кулга алынуына карамастан, үз тормышы белән яши бирде", ди ул.
Мөхәммәтов әйтүенчә, Гайнетдин мөфтиятенә каршы гамәл кылучы дип иң беренче чиратта Роман Силантьев исемен атарга кирәк.
"Белеме буенча географ булган бу кеше үзен дин белгече дип атый. Ул Беркович (режиссер Евгения Беркович - ред.) эше буенча экспертиза бирүе һәм башка күп кенә җәнҗаллар белән киң танылды. ФСБ белән актив эшли, алар өчен лекцияләр укый — бу хакта ачык билгеле. Моннан тыш ул Урыс православ чиркәве каршындагы Урыс халык соборының хокук яклау үзәген җитәкли. Аны хәтта патриарх Кириллның якташы яки ерак туганы дип тә атыйлар. Ул шактый күренекле фигура. Аның төп юнәлешләренең берсе — Мөфтиләр шурасына каршы көрәш. Үзе моны "вахһабчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш" дип атый.
Telegram-каналларда тоткарланучылар турында яңгыраган фикерләр дә нәкъ менә шушы лобби белән бәйле кешеләрдән чыкты. Алар арасында Силантьев та бар. Ул һәм аның тирәсендәге блогерлар, шулай ук Бастрыкин (Александр Бастрыкин - ред.) җитәкләгән Русия Тикшерү комитеты Малофеевның (Константин Малофеев - ред) "Царьград" медиасы белән бәйле көчле уң карашлы, кайчак ачыктан-ачык ксенофоб мохит вәкилләре бу хәлне беренчеләрдән булып күтәреп алды һәм үзләренең җиңүе итеп тәкъдим итә башлады.
Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте 1994 елда төзелгән.
1990 еллар башында СССР чорыннан калган Үзәк Диния нәзарәте (Уфа мөфтияте) йогынтысын югалта башлый. Русиянең төрле төбәкләрендә мөстәкыйль мөфтиятләр оеша. Мәскәүдә эшләгән Равил Гайнетдин 1991 елда Мәскәү мөфтие була.
1994 елда аның җитәкчелегендә Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәсмиләштерелә. Хәзер ул Русия мөселманнары Диния нәзарәте дип атала.
Нәкъ менә алар күп еллар дәвамында төрле юллар белән Русия мөфтиләр шурасына каршы чаралар күрүне таләп итеп килде. Күптән түгел генә Силантьев Мөфтиләр шурасы белән Гайнетдин "барлык мөмкин чикләрне узды", шуңа күрә аларны тыярга һәм кулга алырга кирәк дип белдергән иде. Ул аларны Төркия, Согуд Гарәбстаны агентлары, ваһһабчылар, Русиядә тыелган төркемнәр белән бәйле кешеләр, либераллар һәм Көнбатыш хокук яклаучылары белән хезмәттәшлектә гаепләде", ди Мөхәммәтов.
БУ ТЕМАГА:
Мөфти һәм карагруһлар көрәше. Дамир Мөхетдиновка һөҗүм ни өчен башланды?Аның сүзләренчә, әлеге тоткарлауларга бәйле төп ишарәләрнең берсе — дүрт тоткарланучының өчесенең "Мөселман кардәшләре" оешмасына бәйле булуы турындагы фикерләр. Русиядә бу оешма тыелган. Әмма мондый нәтиҗә күбрәк аларның этник гарәпләр булуына нигезләнә. Алар күптән инде Русия ватандашлары, икесе — фәләстинле, берсе хәтта Газзәдә туган.
"Мантыйк шундый: гарәпләр, өстәвенә фәләстинлеләр икән — димәк, "Мөселман кардәшләре" белән бәйле булырга тиешләр.
Моннан тыш, тоткарланганнар дин әһелләре генә түгел, җәмәгать эшлеклеләре дә булган. Алар медиа өлкәсендә, мәгърифәтчелек, хәйрия, яшьләр белән эшләү юнәлешләрендә актив катнашкан, заманча алымнар кулланган. Ә "Мөселман кардәшләре" дә нәкъ шундый ысуллар белән эш итә дигән фикер таралган. Шуңа күрә бу кешеләрнең активлыгы, чит телләр белүе, яшьләр белән заманча телдә аралаша алуы үзе үк шик өчен нигез итеп күрсәтелә", ди Мөхәммәтов.
Аның фикеренчә, әгәр бу юнәлеш буенча эш кузгатылса, реаль дәлилләр кирәк тә булмаска мөмкин. Бүген Русия мәхкәмәләрендә еш кына аноним шаһит сүзләре дә җитә. Имеш, кемдер кемнәндер бу "Мөселман кардәшләре" оешмасына карый икән дип ишеткәне икән бу инде җинаять эше өчен нигез була ала.
Русия мөселманнары Диния идарәсенең тыелган оешма вәкилләре белән эш алып баруы инде Гайнетдинга да турыдан-туры килеп тоташа, ди Мөхәммәтов.
Ул шулай ук күптән түгел Равил Гайнетдин һәм аның урынбасары Дамир Мөхетдиновның күп фатирлы йортларда гыйбадәт кылуны чикләү турындагы канун өлгесенә каршы чыгуы, аңа кадәр китапларны, мәктәпләрдә яулык бәйләүләрне тыю турында үз тәнкыйди фикерләрен әйтүе дә хакимияткә хуш килмәгәндер дип саный. Гайнетдин җитәкләгән мөфтият дини мәсьәләләрдә автоном торырга тырышты. Шул сәбәпле кешеләр аларга тартылды һәм алар хакимияткә кешеләр белән эшләүдә ярдәм итә алабыз дип тәкъдим итте.
"Әмма хәзерге заманда куәт оешмаларына инде бу кирәкмәс булды", ди ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!