Моңарчы ул Эльбрус, Манаслу, Арарат, Казбек, Килиманджаро, Аконкагуа тау түбәләренә менгән иде.
2024 елда Башкортстанның Ирәмәл тавына менде һәм шуннан соң берничә елга тәнәфескә китте.
Нәбиев 2015 елда Омскида армиядә хезмәт иткәндә җимерелгән казарма астында аяксыз калды. Тернәкләнүдән соң спортка кереп китте.
Армиягә киткәнче йөргән кызына өйләнде, инде Ира белән өч бала үстерәләр.
Ул шулай ук — Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы.