"Би-би-си"ның рус хезмәте, "Медиазона" һәм волонтёрлар төркеме Русия Украинага басып кергәннән бирле һәлак булган 223 539 Русия хәрбиенең исемен раслады.
Бу исемлек некрологларны, зиратлардагы һәм хәрби мемориаллардагы фоторәсемнәрне, шулай ук ачык дәүләт реестрлары мәгълүматларын анализлау нигезендә төзелгән.
Һәлак булучылар арасында элеккечә иң зур өлешне ихтыярилар тәшкил итә — 82 224 кеше. Аннан соң тикшеренүчеләр тарафыннан кайсы төркемгә керүе ачыкланмаган сугышчылар (48 177), контрактчылар (45 923), тоткыннар (25 367) һәм мобилизацияләнгәннәр (18 955) бара.
Журналистлар "ДНР" һәм "ЛНР" дип атаган төбәкләрнең кораллы төркемнәрендә 2023 елга кадәр һәлак булганнарны исәпкә алмый. 2023 елның гыйнварыннан алар Русия бүлекчәләрендә сугышучы чит ил ватандашлары исемлегенә кертелгән. Моннан тыш, әлеге саннарга Төньяк Корея хәрбиләре дә кертелмәгән.
Русиянең Мирас эшләре реестры мәгълүматларын анализлау күрсәткәнчә, 2022 елның февраленнән 2025 елның ахырына кадәр 352 меңгә якын Русия хәрбие һәлак булган булырга мөмкин. Чит ил ватандашларының югалтуларын да исәпкә алганда, Русия ягыннан үтерелгәннәрнең гомуми саны 367 меңнән 523 мең кешегә кадәр җитәргә мөмкин.
Украинаның Хәрби әсирләр белән эшләүче координация штабының 2026 елның 30 мартына булган мәгълүматларына караганда, Русия армиясенә 135 илдән 27 меңнән артык чит ил ватандашы җәлеп ителгән.
Британиянең Хөкүмәт элемтәсе үзәге мөдире Энн Кист-Батлер күптән түгел үзендәге беренче ачык лекциясендә Русиянең Украинага каршы сугыштагы югалтулары 500 мең кешегә якынлаша дип белдерде.
Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтүенчә, Башкортстаннан барлыгы кимендә 10 036 хәрби һәлак булган.
Татарстанда да үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты. 27 майга 9 011 һәлак булган хәрби турында мәгълүмат табылды. Ике республикада бергә 19 меңнән артык кеше һәлак булган.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, некрологлардан, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!