2025 елның мае белән 2026 елның маендагы иярчен сурәтләрне чагыштырып караганда, мәйданның төньяк өлешендә яңа ангарлар төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, бер ел эчендә аның үзәк өлешендә яңа торак һәм җитештерү биналары төзелгән.
"Алабуга" икътисад зонасының төньяк өлеше. Өстә 2026 елның маенда, аста узган елның маенда ясалган фото
Иярчен сурәтләреннән күренгәнчә, күптән түгел — 2026 елның апрелендә — «Алабуга» махсус икътисади зонасының көньягында, мәйданы 450 гектардан артык булган җирдә дә актив төзелеш эшләре башланган. Ул зона янында узучы М-12 «Восток» федераль автомобиль юлының икенче ягында урнашкан. Шулай ук сурәтләрдә әлеге зур юлдан махсус икътисади зонага илтүче тагын бер төзелә торган машина юлы да күренә.
"Алабуга" зонасының көньяк өлеше: өстә — 2026 елның маенда төшерелгән сурәт, аста — 2025 елның маенда.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу Иранның "Шахед" тибындагы җитештерелгән дроннарга "Герань" исеме бирелде.
Һәр төн саен Русия хәрбиләре Украинага мондый 100дән алып 400–600гә кадәр дроны җибәрә. Алар Иранда җитештерелгән дроннар белән чагыштырганда сизелерлек камилләштерелгән, һәм Associated Press чыганаклары мәгълүматларына караганда, Якын Көнчыгыштагы сугыш башланганнан соң хәтта кире Иранга да җибәрелгән.
2026 елның февралендә Азатлык Радиосының урыс редакциясе (Радио Свобода) ачыклаганча, «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә һава һөҗүмнәренә каршы тору өчен кимендә 19 манара урнаштырылган. Манаралар фаразларга күрә, зур калибрлы пулемётлар белән җиһазландырылган. OSINT-аналитиклары күптән түгел «Алабуга» янында «Панцирь» зенит-ракет комплексы өчен тәгаенләнгән беренче манараны да күреп алган. Мондый һава һөҗүменнән саклану системнары Мәскәү тирәсендә һәм Владимир Путиннең Валдайдагы резиденциясе янында да урнаштырылган.
"Алабуга" махсус икътисад зонасы инде берничә тапкыр украин дроннары һөҗүменә дучар булды: мәсәлән, 2024 елның 2 апрелендә, 2025 елның 23 апрелендә һәм 15 июнендә. Әмма бу һөҗүмнәр зона җирлегендәге ширкәтләргә җитди зыян китермәде.
"Панцирь" өчен манара
"Герань" дроннарын җитештерү өчен Русия «Алабуга Политех» көллияте студентларын, шулай ук дөньяның төрле илләреннән килгән мигрантларны актив рәвештә җәлеп итә. 2026 елның 5 маенда Британия мондый җәлеп итүгә катнашы булган Русиядән 35 юридик һәм физик затка каршы санкцияләр кертте.
26 апрельдә Twitch уен платформасы "Алабуга Политех" оештырган Counter-Strike 2 чемпионатыннан трансляцияләр алып барган һәм көллиятне рекламлаган стримерларның аккаунтларын блоклады. Блоклауның сәбәбе — трансляцияләнгән чемпионат узган урынның Европа Берлеге санкцияләре астында булуы.
- 2024 елда Русия Украинага якынча 11 мең дрон белән һөҗүм иткән. 2025 елда бу сан берничә тапкыр арткан: Украина һава көчләре мәгълүматларына караганда, Русия хәрбиләре Украинага 50 меңнән артык дрон белән һөҗүм иткән, шуларның якынча 30 меңе «Алабуга» махсус икътисади зонасында һәм Ижевскида җитештерелгән дроннар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!