Журналист, татфакны яклаган мөгаллим Радик Сабиров вафат
Your browser doesn’t support HTML5
Журналист, галим, “Шәһри Казан" баш мәхәррире Радик Сабиров вафат. Аңа 47 яшь иде.
Сабиров спорт дөньясын яктыртты. КФУда данлыклы, тарихи татар факультетын япканда урамга пикетка чыкты, ризасызлыгын белдерде. Бу адымга барган бердәнбер укытучы булды. Шул сәбәпле университетта эшен югалтты