Татар телендә панк, рэп стилендә җырлаучы Усалның "1552", "Азатлык", "Янып бет", "Murda" треклары музыкаль мәйданчыкларыннан табып булмый. Алар юк. Бу "Яндекс. Музыка", "Кион. Музыка", "Звук", "MP3Party" кебек Русия платформаларына да, Apple, Spotify кебек чит ил музыка мәйданчыкларына да кагыла. "Кион. Музыка" платформасында "1552" трегын тыңлап булмый. Бу - Роскомнадзор таләбе дигән хәбәр чыга.
Усалның җырлары, тулы альбомнарының юкка чыгуын аның фанатлары күреп алды. Берничә көннән соң аның альбомнары кире музыкаль мәйданчыкларга кайтырылды, әмма кайбер альбомнар туракланган булып чыкты. Моны да Усалның җырларын тыңлаучылар ачыклады.
2023 елда иҗат ителгән "Сәяхәт" альбомында 14 трек, 6 скит кергән иде. Альбомда "1552", "Азатлык" җырлары бар иде. Икесе дә яшьләр арасында, Усалның җанатарлары арасында абсолют хитка әверелде. "1552", мәсәлән, "Яндекс. Музыка"ңа иң күп тыңланган иҗат әсәре булып санала. Усалның санаулы һәм сирәк куелган концертларда һәрвакыт бу җырлар башкарылды. Бу трекларга котырып биюче һәм Азатлык, Усал дип кычкыручы, алкышлаучы яшьләрне күреп була иде. Ләкин бу җырларны бүген беркайда да тыңлап булмый.
Азатлык белән аралашучылар бер өлеше (аларның исемнәрен иминлек ниятеннән әйтә алмыйбыз - ред.) бу хәл Усалның җырларын музыкаль мәйданчыкларга урнаштыручыларның дистрибьютерларның алмашынуы белән бәйле дип аңлатты. Альбомнар шуңа берара югалып торды, ди алар. Әмма ни өчен альбомнар туракланган килеш чыкканы, ни өчен Усалның популяр булып саналган җырларның юкка чыкканын алар аңлата алмады.
БУ ТЕМАГА:
Минзәлә Яхина: "Бу альбом – милләтемне соңгы тапкыр уятырга талпынуымдыр"Усалның иҗатын яратучыларның берсе исә эш Роскомнадзорда түгел, эш җырчыларның алдан хәстәрләп куюга бәйледер дип фаразлары белән уртаклашты Азатлык белән. Ул - музыка белән шөгыльләнүче һәвәскәр.
— Исегездә булса, Усалга концерт белән чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәделәр. 30 гыйнварда Казанда, Reborn барында узарга тиешле концерт булмый калды. Җырчы үзе "чыгыш ясамаячакмын, сәбәпләре безгә бәйле түгел", дип аңлатты, сатылган билетлар өчен акчалар кире кайтарылачак, дип игълан иттеләр. Менә шуннан соң хәлләр кискенләшкән дип аңладым. Аларга кисәтү булган, шуннан соң егетләр үзләре җырларны алып ташлады дип уйлыйм. Бәла килгәнче хәстәрләп кую. Ябып куйганчы, штраф сукканчы алдан эш итү. Бу очракта сүз "самоцензура" турында бара, — диде ул.
Татар альтернатив музыка белән кызыксынучыларның берсе Усалның берничә җыры юкка чыгуы киресенчә Роскомнадзорның эше дип аңлата.
— "Кион. Музыка"дагы эзләүдә "1552" дип язсаң анда "Трек недоступен по требованию Роскомнадзора" дип чыга. Тагын нинди сораулар булырга мөмкин? Усалның өч җыр да үтә дә милләтчел, бүгенге Русия сәясәте белән тәңгәл килми. Күрәсең, бүген алар экстремистик итеп кабул ителә, бәлки, кемдер Усалга төртеп күрсәткәндер, әмма Усалга, минемчә, теш кайраучылар моңа кадәр дә булган, юкка гына концертларын япмадылар бит инде, — дип аңлатты Азатлык әңгәмәдәше.
Роскомндзорның Усалны аерым исемлектә керткәнен күреп булмый, андый мөмкинлек юк. Бу эш ачыктан-ачык эшләнми, бу хакта аерым релизлар чыгарылмый. Роскомнадзор күрсәтмә бирә, җырлар яки клиплар платформалардан алына. Аны тыңлаучылар Усалның җырлары куәт структураларындагы кешеләрнең ачуын китерә дип саный.
Аның поэзиясе, сүзләре хәнҗәр кебек кадый
— Мин Усалны "Яндекс. Музыка"да тыңлый идем. Берничә көн элек аның "1552", "Азатлык", "Янып бет", "Murda" җырлары юкка чыкты. Соңгысы белән гомумән кызык хәл булды. Ул быел чыкты. Аны платформаларга чыгардылар, әмма шул ук көнне бөтен музыкаль мәйданчыклардан алып та ташладылар. Бик кыска гомерле булып чыкты ул җыр. Усалны тыңлаучылар күп түгел, аны берничек тә Ришат Төхвәтуллин яки Элвин Грей, Илсөя Бәдретдинова белән чагыштырып булмый. Аны белүче, тыңлаучы даирә бәләкәй. Усал, урысча әйткәндә, "нишевый" җырчы. Усалны милләт, тарих, сәясәт турында җырлаучы бердәнбер дип әйтеп булмый. Башкалар да бар, әмма ул сүзен ярып салып әйтә, бернинди дә метафора, эзоп телен кулланмый. Беркем дә аның кебек "Юрган урынына үзебезне чорнап куйдык ак, зәңгәр, кызыл кәфенлеккә" дип җырламый. Аның поэзиясе, сүзләре хәнҗәр кебек кадый. Киң аудиториягә тәэсир итмәсә дә аның фикерләрен хуплаучылар барлыгы куәт структураларын кимендә шүрләтә. Шуңа да аңа концертлар оештырырга каршылыклар тудыралар, җырларын юкка чыгаралар. Русиядә рөхсәтсез чебен дә очмаска тиеш булган заманда Усалга милли хәтер, татарның хокуклары, иреге турында җырларга ирек бирмәячәкләр, — дип фикерләре белән уртаклашты.
Your browser doesn’t support HTML5
Татарга мәхәббәт җырлары гына түгел, сәяси җырлар да кирәк
Усал 2021 елда "1552" дип аталган сингл чыгарды. Ул шунда ук яшьләр арасында популярлык казанды. 1552 дип язылган киемнәр, башка истәлекле әйберләр сатуга чыкты. 1552 – татарлар өчен мөһим тарихи дата, бу Казан ханлыгының Мәскәү кенәзлеге тарафыннан яулап алынган, татар дәүләтенең юкка чыгу вакыты.
Усалның синглы татар дәүләтнең яулап алынуына ишарә, тарихи "травма", милли үзенчәлекне югалтуны символлаштыра. Җыр тексты социаль, сәяси проблемнарны, колонизация, ассимиляция, телне югалту һәм мәдәни хәтер кризисы темаларын чагылдыра. Анда мондый юллар бар:
"…1552, 1552, без идек, без идек
Озак җырладык, озак биедек, озак йокладык
Иртәгә телем бетсә
Бугыма бүген миңа бу ирек…"
Усал шигырьләрен үзе яза. Ул шәһәрдә туып-үссә дә татар телен камил белә, татар тарихы белән таныш. Шигырьләрендә актуаль темаларга да һәрвакыт ишарә бар. Мәсәлән, бу тректа президент атамасын рәислеккә алмаштыру турында да, "Әлифба" тапталуы ягъни татар телен мәктәпләрдә кысрыаклап чыгарылуы да, галимнәрнең тикшерү изоляторына ябылуы да, тел өчен үзен яндыру очраклары турында искә ала.
БУ ТЕМАГА:
Нәҗип Нәккаш: "Гаяз Исхакый сүзләре бүген дә бик актуаль"2023 елның 27 гыйнварында Yummy Music лейблы УСАЛның "Сәяхәт" альбомын тәкъдим итте. Альбомдагы иң әһәмиятле әсәрләрнең берсе — "Азатлык" җыры. Музыка авторы —Кирилл Вахитов, сүзләр авторы — Усал үзе.
"Азатлык" — гади рэп-композиция генә түгел. Бу — шәхес, җәмгыять һәм милләтнең үз-үзе белән сөйләшүе. Җырның үзәгендә ирек төшенчәсе ята. Автор азатлыкны сәяси төшенчә кебек кабул итми, аңа ул аерым кешенең һәм халыкның табигый халәте итеп карый. Шуңа күрә әсәрдә күтәрелгән темалар киңрәк мәгънә ала: тарихи хәтер, милли үзаң, җаваплылык һәм киләчәк турында уйлану.
Бу җырда мондыйрак җөмләләр бар:
Бу төрмәдән мин яхшырак күрәм сезне
Сукыр, сынган, изаланган кавем, кызыл төкрек
Алар безне казыттылар чокыр, ятып калырга дип
Күмеп хәлсез гәүдә, тик без салдык орлык
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Туганнан ук синнән таланган Азаталык!
Халкым үз кулы белән мине буа, Азатлык!
Минем үле тәнемнән агып чыга Азатлык!
Беркайчан да сорама - тартып ал Азатлык!
Композициянең төп фикере — азатлыкны көтеп утыру, кемдер китереп бүләк итеп бирү дөрес түгел. Иреккә омтылу кешенең үзеннән башлана. Һәр кешенең җаваплылыгы, актив позиция һәм үз язмышың өчен көрәшү кирәклеге. Менә бу тыңлаучыда көчле хис тудыра.
Усал иҗатында азатлык аерым урын алып тора. Ул бу теманы яңача ача, заманча, үзгә музыкаль формага төреп бирә.
Your browser doesn’t support HTML5
Татар язулары тамашасы гасырлар кайтавазын хәтерләтте
Усал – Назыйм Исмәгыйлевнең тәхәллүсе. Ул Казанда 1986 елда туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында архитекторга, Казан дәүләт мәдәният институтында дизайнерлыкка укыган. Ул татар дөньясында танылган шамаил остасы Нәҗип Нәккашның улы буларак та билгеле. Ул да әтисе кебек каллиграфия белән шөгыльләнә. Татар телендә иҗат итә. Гаиләсе бар, ике бала әтисе.
Усал Татарстандагы альтернатив фестивальләрдә чыгыш ясады. Озак еллар дәвамында ул "Мин татарча сөйләшәм!", "Tat Cult Fest" кебек чараларда хейдлайнерлары булды. Моннан тыш аны Русиянең башка фестивальләренә дә чакырдылар, мәсәлән, "Дикая мята", "Ural Music Night", "AWAZ кебек масштаблы һәм танылган музыкаль фестивальләрдә катнашты.
- Усал – Русиядә уникаль артист, урыс булмаганнар арасында туган телендә альтеранатив стильдә социаль, сәяси темаларга башкаручылар башкача юк. Әмма соңгы вакытта аны хакимият ярдәмендә уздырылган татар чараларында сирәк күреп була. Мәсәлән, узган елны Усал даими катнашучы булса да "Мин татарча сөйләшәм!" фестивалендә чыгыш ясамады. Шулай ук 30 август Казан Кирмәнендә уза торган "ДәртФест" (элеккеге атамасы – "Tat Cult Fest") шулай ук Усалсыз узды. Азатлык чыганакларына караганда, оештыручыларга аны чакырмаска, катнаштырмаска дип киңәш ителгән. Хакимият Усалның сәяси текстларыннан курка дип аңлатучылар бар.
- Татар рэперы Усал 2024 елда Казанда үзенең төркеме белән беренче соло концерты белән чыгыш ясады. Моннан соң аның Казанда берничә концерты булды. Аның үз аудиториясе барлыкка килде. Усал URTIC электрон дуэты белән берлектә "Saz" исемле трек һәм видеоклип иҗат итте. Тректа мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның "Син сазыңны уйнадың" җырыннан семпллар кулланылды, Усал анда үз шигырьләрен укыды. Видеоклипта "Алтын битлек" премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар татар театры актрисасы Альбина Ногманова катнашты.
- Усалны татар рэп-сәхнәсендә явыз һәм караңгы рэпер дип атыйлар, бу – аның сәхнә образы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!