Самардагы нефть эшкәртү ширкәтенә дрон төште

Your browser doesn’t support HTML5

Самар шәһәренә дрон һөҗүмендә өч кеше яраланган. Бу хакта төбәк башлыгы Вячеслав Федорищев белдерде. Дроннарның кая төшүе турында ул берни әйтмәде. Astra һөҗүмнең Куйбышев нефть ширкәтенә ясалуын ачыклаган. Бу төбәктә иң зур нефть ширкәтләренең берсе, Роснефтькә карый.