Түбән Камада торак йортка дрон бәрелүе нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Өч кеше зур стресс кичергән, берсенең яңагына кыйпылчыклар эләккән, диелә. Baza язуынча, дрон 12 катлы торак йортка эләккән.
Татарстан президенты бер ширкәткә дә һөҗүм булуын таныды, ләкин аның исемен атамады. Бер украин каналы хәбәренчә, дрон Танеко нефть эшкәртү ширкәтенә төшкән. Шәһәрдә массакүләм чаралар туктатылды. Ә илдә бүген Русия көне бәйрәм ителәсе иде.
Украина корллы көчләре Русиядәге стратегик ширкәтләргә даими рәвештә һөҗүм итеп тора. Бу Русиянең Украинага ясалган һөҗүмнәренә җавап итеп эшләнә.
Түбән Камага дрон һөҗүме
Your browser doesn’t support HTML5
Түбән Камада торак йортка дрон бәрелүе нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Татарстан президенты бер ширкәткә дә һөҗүм булуын таныды, ләкин аның исемен атамады. Украина хәрбиләре Танеко һәм Таиф-НК ширкәтләренә һөҗүм ясавын раслады.