1990нчы елның августында кабул ителгән суверенитет декларациясеннән соң Татарстан үзенчә бер бушлыкта кала: берьяктан, татарлар өчен декларация - зур рухи этәргеч, лаеклы киләчәккә, милли яңарышка өметләр, әмма Мәскәү - Горбачев та, Елцин да - татарларның иреклеккә омтылуын теләми, аны күрмәмешкә салышу юлын сайлый.
Казанга бу вазгыятне үзгәртер өчен уңай мизгел 1991-нең язында туа – Горбачевка каршы көрәшкән Борис Елцин үзе Русия президенты итеп сайланырга була, тавыш бирү 12 июнгә билгеләнә.
Әмма мөстәкыйллек өмете уянган татарлар арасында Татарстанга үз президенты кирәк дигән караш ныгый башлый, өстәвенә, язучы Бәйрәмова җитәкчелегендәге бер төркем активист, суверен Татарстанда Русия сайлавын үткәрүгә каршы сәяси ачлык башлап җибәрә.
Татарстан парламенты башта Русия президенты сайлавын Татарстан җирендә федераллар түгел, ә Татарстан хакимияте үзе генә оештыра дигән кара чыгара, ә аннары Татарстанда президент постын булдыру турында канун кабул итә һәм соңрак гомумән республика халкын Русия президентын сайламаска өнди.
Яңа урынга барлыгы 4 кеше сайланырга тели, әмма шулар арасыннан моңа кадәр парламент рәисе булган Шәймиев кенә ярышка катнашу өчен таләп ителгән 200 мең имзаны җыя ала. Шулай итеп беренче сайлау алтернативасыз уза. Тавыш бирүне Русия сайлавы көненә – шул ук 12нче июнгә билгелиләр.
Русия президентын сайларга теләгән кешеләр өчен тавыш бирү мөмкинлеген калдырсалар да, анда сайлаучыларның 36% гына катнаша. Ә менә Татарстаннның беренче президентын сайлауда бу сан 63 ярым була, Шәймиев тавышларның 70тән артык % казана.
Шунысы кызык – тавыш биргәндә Шәймиев үзе Русия президентын да сайлый, ә менә аның белән килгән җәмәгате Сәкинә Шәймиева Татарстан президенты өчен генә тавыш бирә. Шулай итеп, Татарстан халкы да асылда, үзенә Казандагы президентның гына да җитүен яклап чыга.
Русия сайлавында, көтелгәнчә, Елцин җиңә, ә инде Татарстанның да үз президенты булуы һәм аның туры халык тарафыннан сайлануы Казанның Мәскәү белән сөйләшүләрендәге позициясен шактый ныгыта. Татарстан Горбачев планлаган яңа совет конфедерациясендә союздаш республика булу өчен көрәшә башлый. Тик хакмияттән китәргә теләмәгән иске совет номенклатурасы тагын ике айдан соң Мәскәүдә фетнә оештыра, шуның нәтиҗәсендә Советлар берлеге тәмам таркала. Әмма монысы инде башка тарих.