15 июньдә Казанда чираттагы бушлай татар теле дәресләре башлана. Бу эшне Татарстан рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәм белән Казан мэриясе оештыра, диелә мэрия хәбәрендә.
Курслар Казанның башкарма комитеты бинасында атнага бер тапкыр ике сәгать барача. Ике төркем оештыру планлаштырыла: татар телен өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен.
Курсларда барлык теләүчеләр катнаша ала, моның өчен аларга гариза бирү кирәк.
Казан мэриясе татар теле курсларын 2021 елда үткәрә башлады. Башта аны татар телләрен камилләштерү максатыннан Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырганнар иде. 2022 елда мэрия татар теле дәресләрен хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен тәкъдим итте. Моннан соң дәресләр барлык теләүче казаннарга тәкъдим ителә башлады.
Бу һәм башка милли проектлар Казан мэриясенә җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Сәгыйтова килүе белән башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!