Русия контролендәге Кырым мәхкәмәсе дүрт мөслимәне сак астында калдыруны тагын өч айга озайтты

Тоткарланган мөслимәләр

Русия контролендәге Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе Кырымда тоткарланган дүрт мөслимә Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова сак астында калдыруны 14 сентябрьгә кадәр озайтты.

Бу хакта адвокат Эмил Курбединовка сылтанып "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Адвокат сүзләренчә, утырыш барышында ул мәхкәмә игътибарын террорчы оешмалар дип тану тәртибен көйләүче федерал канун нигезләмәләренә юнәлткән.

"Мин мәхкәмә игътибарын шуңа юнәлттем: террорчы оешмаларны тану тәртибен билгеләүче һәм 2007 елда кабул ителгән федерал канун нигезендә "Хизб ут Тәхрир" оешмасы террорчы дип танылмаган", дип сөйләгән Курбединов.

Ләкин мәхкәмә аны искә алмаган.

Гаепләү ягы әгәр мөслимәләрне өй сагына күчерсәң, алар качарга яки шаһитларга басым ясарга мөмкин дип белдергән.

Утырыш ябык ишекләр артында узган һәм туганнарына мөслимәләр белән аралашырга мөмкинлек булмаган.

Февзие Османованың әнисе Эльянора Османова белдерүенчә, алар кызларын бары бер секундка гына күрә алган.

Мөслимәләр хәзерге вакытта Акмәчеттәге 1нче санлы Тикшерү изоляторында утыра.

Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова узган ел 15 октябрьдә сак астына алынды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!