Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда Украинадагы сугышка республикадан 54 456 кеше китүен белдерде. Бу хакта Кремль сәхифәсендә чыккан сөйләшү стенограммасында әйтелә.
— Контракт һәм мобилизация белән 54 465 кешене алдык, моннан тыш, махсус хәрби чара (СВО) зонасында 1 410 Росгвардия хезмәткәре һәм эчке эшләр министрлыгының 264 хезмәткәре бар, диде Миңнеханов.
Ул шулай ук узган елларда төзелгән контрактлар саны турында да мәгълүмат бирде. Миннеханов әйтүенчә, 2023 елда Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән 12 077 кеше килешү төзегән, 2024 елда — 12 951 кеше, 2025 елда — 13 113 кеше. Ә быел исә, республика җитәкчесе сүзләренә караганда, 5 274 кеше контракт имзалаган.
— Әгәр түләүләрнең гомуми күләмен алсак, ул 2,9 миллион сум тәшкил итә. Шуның 400 мең сумы — федераль акчалар, ә 2,5 миллионы — безнең республика тарафыннан бирелә. Әмма безгә билгеләнгән күрсәткечләрнең, һичшиксез, үтәләчәген ышандырып әйтәм", — диде Миңнеханов.
Федераль үзәктән Татарстанга нинди күрсәткечләр төшүе турында ул әйтмәде дип яза "Идел.Реалии".
Шулай ук Миңнеханов СВОга, шул исәптән республика шефлыкка алган шәһәрләрне яклауга якынча республика бюджетыннан 91 миллиард сум тотылуын әйтте.
Путин: "сезнең егетләр яхшы сугыша" дип җаваплады.
Татарстан сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстаннан соң икенче урында килә. Безнең исәпләүләргә күрә, Татарстанда ким дигәндә 9 178 сугышчы һәлак булган.
Узган ел июль уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан 45 мең кеше Украинадагы сугышты катнаша яки катнашты дип белдергән иде. Ә моңа кадәр — 2025 елның март аенда — Миңнеханов Владимир Путин белән очрашу вакытында Украинадагы сугышка җибәрелгән контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны 38 169 кеше дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!