Лабытнанги мәхкәмәсе колониядә Азат Мифтаховка газаплаудан соң дәүләт яклавы тәкъдим ителмәүне канунсыз дип тапкан  

Азат Мифтахов

18нче төзәтү колониясендәге хезмәткәрләр анардан “хәзерге вакытта” янау юк дигән гариза таләп иткәннәр.

Лабытнанги шәһәр мәхкәмәсе колониядә математик Азат Мифтаховка газаплаудан соң дәүләт яклавы тәкъдим ителмәүне канунсыз дип тапкан.

Бу хакта RusNews яза.

"21 апрель тормышымдагы иң куркыныч көн булды. Нәкъ шул көнне мин үлемнең никадәр якын булуын аңладым. Ул мизгелдә теләсә кайсы секундта гомерем өзелергә мөмкин икәнен тойдым.Беркемгә дә мөрәҗәгать итә алмадым, чөнки мине җәберләгән кешеләр кулында идем. Адвокатка мөрәҗәгать итә алгач һәм тикшерү башлангач кына үземне тынычрак хис итә башладым.

Ләкин бер атна элек җәберләүләр турында гаризам нигезендә баш тарту карары чыгарылганын белдем. Шуннан соң күңелемә яңадан шом керде. Хезмәткәрләр нәрсә дип уйлый икән? Эз калдырмыйча җәберләргә мөмкин дипме? Алардан тагын нәрсә көтәргә булганын мин 21 апрельдә үз күзләрем белән яхшы күрдем", дигән Мифтахов.

Билгеле булганча, 18нче санлы колония хезмәткәрләре адвокатка дәүләт яклавы сорап язылган гаризаны мөстәкыйль рәвештә җибәрергә рөхсәт итмәгән. Алар аны колониянең махсус бүлеге аша гына тапшырырга ризалашкан. Әлеге бүлектә адвокат сере ачыктан-ачык бозыла: барлык документлар да тикшерелә һәм цензуралана.

Тикшерүче Черемшанцев аерым тикшерү үткәрергә тиеш булган, әмма моны эшләмәгән. Аның сүзләренчә, ул "берни дә эшләмәгән, чөнки җәберләүләр турында тикшерү өчен җитәрлек мәгълүмат инде булган". Ул дәүләт яклавы сорап бирелгән гариза буенча аерым тикшерүгә түгел, ә җәберләүләр турындагы эш кысаларында үткәрелгән сораштыруларга таянган.

Мәхкәмәдә тикшерүче, гаризаны яклаучыга кире кагуын Азатның аны үзе тапшырырга тиеш булуы белән аңлаткан. Аның фикеренчә, дәүләт яклавын сорап башка кеше бары тик ярдәмгә мохтаҗ тоткын чарасыз хәлдә булганда гына мөрәҗәгать итә ала. Ә Азат, тикшерүче сүзләренә караганда, үзен бик яхшы хис итә.

Колониядә Азат янына Җәзаларны үтәтү федераль хезмәткәре килеп, аны яхшы ашатулары, киендерүләре һәм имеш-мимешләргә карамастан, аңа бернинди дә куркыныч янамавы турында аңлатма язарга сораган. Ул аеруча куркынычның нәкъ менә "хәзерге вакытта" булмавын ассызыклауны үтенгән.

Икенче көнне Азат янына җәберләүләрдә катнашкан оператив хезмәткәр Павел Киселев килгән. Ул да Азаттан хезмәткәрләр тарафыннан бернинди куркыныч янамавы турында гариза язуын таләп иткән.

Мифтахов хәзерге вакытта ПКТда тотыла.

Узган утырыштагы кебек үк, Азат мәсьәлә җәмәгатьчелек игътибарында булган чорда үзен чагыштырмача имин хис итүен сөйләде:

— Бер атна элек миңа баш тарту турында хәбәр килгәч, теләсә нәрсә булырга мөмкин икәнен аңладым. Мин бары тик нәрсә булачагын гына белми идем, — диде ул.

Яклаучы исә хәзер тикшерүчегә җитәкче контроле астында кабат тикшерү үткәрергә туры киләчәген хәбәр итте.

  • Азат Мифтахов 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә килеп җиткәч тә, газаплауга дучар булды. Сәяси тоткын сүзләренә караганда, аны ток белән газаплаганнар, агач чүкеч белән үкчәләренә сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атаган.
  • The Insider Мифтахов искә алган ике Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәренең кем булуын ачыклаган иде. Алар — Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган.
  • Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
  • Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!